• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108
Телефон: +7(855)-944-70-35
E-Mail: DO20.Bug@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Детский сад № 20
Руководитель: Морозова Ирина Николаевна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 130 детей
У нас учат: 22 педагога

Все новости детского сада

Беренче сыйныфка кабул итү таләпләре һәм тәртипләре

Опубликовано: 07.04.2022

Беренче мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Фонокова Ләйсән Раиф кызы мәктәпкә әзерлек төркеме ата-аналары җыелышында  бу хакта тулырак мәгълүмат бирде. 

– Беренче сыйныфка балаларны кабул итү кагыйдәләре һәм тәртибе нинди? Гаризаларны кабул итү ничек оештырыла?

– Мәгариф министрлыгы тарафыннан кабул ителгән боерык нигезендә, балаларны беренче сыйныфка кабул итү ике этапта үтәчәк. Беренче этапта, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен үткәрелә.

– Әгәр беркетелгән территорияләр бар икән, кем өстенлеккә ия һәм беренче чиратта хокукка ия?

– Яшәү урыны буенча мәктәпләргә кергәндә, полиция һәм хәрби хезмәткәрләр балалары, шулай ук әлеге мәктәптә моңа кадәр укучы балаларның бертуганнары аерым өстенлекләргә ия булачак.

 – Беренче сыйныфка баручы баласы булган ата-аналар кайда һәм ничек гариза яза ала?

– Документларны мәктәптә шәхсән тапшырырга була, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия почтасы аша заказлы хат белән тапшыру турында уведомление белән яки гомуми белем бирү учреждениесенең электрон адресына җибәрергә мөмкин. Электрон рәвештә бирелгән гариза гадәти тәртиптә карала, әмма ата-аналар биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга тиеш.

– Баланы мәктәпкә кабул итү турындагы боерык ата-аналарга кайчан билгеле була?

– Гаризалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлангач, өч эш көне эчендә балаларны мәктәпкә алу турында боерык чыгарыла. Бу якынча 1-5 июль көннәрендә була.



К списку новостей