Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108 |
| Телефон: | +7(855)-944-70-35 |
| E-Mail: | DO20.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 20 |
| Руководитель: | Морозова Ирина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 130 детей |
| У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
"21 февраль – Халыкара туган тел көне"
Опубликовано: 21.02.2022Ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, «Туган тел көне» турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру, төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр, бию көйләре аша балаларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү теләге тудыру максатыннан быел да безнең 20нче «Ладушки» балалар бакчасында «Халык-ара туган телләр көне» бәйрәме узды.
Бәйрәмгә күп төрле милләт халкы (татар, рус, чуаш, мордва, үзбәк, һинд, француз) килгән иде. Балалар татар, рус, чуаш, мордва телләрендә шигырьләр тыңладылар, рус һәм татар халыкларының милли музыкаль («Весёлый бубен», «Бишле») уеннарын уйнадылар, төрле телдә сәламләшү һәм милли көйләрне кайсы милләткә туры килүен ачыкладылар. Нәни эрудитларыбыз бүләккә «Дуслык каруселендә» әйләнде.
Бәйрәмебез Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән йомгакланды.
К списку новостей




















