Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108 |
| Телефон: | +7(855)-944-70-35 |
| E-Mail: | DO20.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 20 |
| Руководитель: | Морозова Ирина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 130 детей |
| У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
Бүген бездә театр!
Опубликовано: 23.10.2020Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Ике пәрдәлек әсәрне балалар бер сулышта карады. Алар Кәҗәне Бүре алып киткәч бик кайгырды. Озак кайгырырга туры килмәде, ярдәмгә эт Акбай, Гали һәм Сарык килеп, явыз Бүрене куып җибәрде. Бу хәлгә Тычкан белән бергә балалар да бик куанды. Галинең «Дус булыйк! Тату булыйк!», дигән сүзләре нәни тамашачыларга үгет-нәсихәт булып яңгырады. Тамашачылар нәни артистларны алкышларга күмеп рус һәм татар телендә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рольләрне 11нче зурлар рус төркеме балалары: Гали – Макаров Арслан, эт Акбай – Ерхов Роман, Кәҗә – Пятаева Анастасия, Сарык – Баканова Дарья, Тычкан – Лебедева Амелия, Бүре – Чубин Роман башкарды. Театр татар милли көйләре белән үрелеп барды. Театрны әзерләүдә һәм сәхнәгә куюда ярдәм иткән тәрбиячеләребез: Бадртдинова Гөлнара Әбүзәр кызы, гримм ясаучы Рассохина Галина Николаевна һәм оператор Нуреева Ләйсән Хәлим кызына олы рәхмәтемне белдерәм.
Язманы татар теле тәрбиячесе Минегулова Алсу Гаяз кызы әзерләде
Фотолар авторы Нуреева Ләйсән Хәлим кызы
Фоторепортаж:
Бүген бездә театр!




















