Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108 |
| Телефон: | +7(855)-944-70-35 |
| E-Mail: | DO20.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 20 |
| Руководитель: | Морозова Ирина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 130 детей |
| У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
Cабантуй - 2018
Опубликовано: 09.06.2018Нәни артистлар матур чиккән сөлгеле колга, гармун, үргән кәрҗиндәге баллы бүләкләр белән балаларны Сабантуй бәйрәменә чакырып сөрән салды, бәйрәм башлануы турында игълан итте. Бәйрәм күңелле җырлар, биюләр, матур көйләр белән үрелеп барды. Балалар Сабантуйда була торган бәйгеләр турында экран аша таныштылар һәм «Аркан тартыш», «Гер күтәрү», «Чүлмәк вату», «Су ташу», «Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Ат чабышы»нда катнашып татлы бүләкләргә ия булдылар.
Сабантуй бәйрәменең иң күркәм бәйгесе - «Татарча көрәш». «Ладушки» балалар бакчасынын Сабантуй Батыры» исемен яулар өчен алты «егетебез» бил алышты. Шулар арасыннан иң көчлесе булып Павлов Роберт танылды. Ул «Батыр» тасмасы һәм машина белән бүләкләнде.
Бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен музыка җитәкчесе Костина Марина Сергей кызына, 4нче, 5нче. 7нче төркем балалары һәм тәрбиячеләренә зур рәхмәтемне белдерәм.
Урамда нинди генә һава торышы булуга карамастан, киләчәктә дә бәйрәмнәребез шулай күңелле үтсен! ФОТО
Фоторепортаж:
Сабантуй-2018




















