Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108 |
| Телефон: | +7(855)-944-70-35 |
| E-Mail: | DO20.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 20 |
| Руководитель: | Морозова Ирина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 130 детей |
| У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
Дөнья телләре (Языки мира)
Опубликовано: 22.02.2018Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм уздырдык. Балалар җир шарында алты меңгә кадәр тел барлыгын, Рәсәйдә 160, Татарстан Республикасында 56, ә безнең Бөгелмә шәһәрендә 24 милләт вәкиле яшәвен, шулай ук рус һәм татар телләре безнең республиканың дәүләт теле икәнен тагын бер кат искә алдылар. Музыка җитәкчесе Костина Марина Сергей кызы (рус), тәрбияче Таминдарова Гульнара Абдул кызы (татар), тәрбияче ярдәмчесе Тояшева Екатерина Юрий кызы (чуваш) үз ана телләрендә башкарган җырларны балалар зур алкышларга күмделәр. Зурлар төркеменнән Поленникова Маргарита һәм Архипов Виктор балаларны инглиз телендә унга кадәр санарга өйрәттеләр. Балалар төрле милләт халкының ничек исәнләшүен, көйләрен тыңлап әйтеп бирделәр. Бәйрәм ахырында Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкардылар. Татар теле тәрбиячесе балаларга үз телләрен сакларга, үз телләрендә күбрәк аралашырга кирәклеген, “Теле барның - иле бар” икәнен тагын бер кат искә төшерде. ФОТО
Фоторепортаж:
Дөнья телләре (Языки мира)




















