Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Организация профориентационной работы 24.10.2014
23 октября из центра занятости населения г.Бавлы в школу приехала специалист по профобучению профориентации Огородникова Л.Г. Она провела тестирование с учащимися 9 класса по технике Климова для выявления склонностей, информировала о рынке труда. -
"Көзге ярминкә" бәйрәме 18.10.2014

17 нче октябрь көнне 1-4 нче сыйныфларда "Көзге ярминкә" бәйрәме уздырылды. Укучылар җырлар, шигырьләр белән әти-әниләр һәм кунаклар алдында чыгыш ясадылар. Төрле уеннар уйнадылар. Яшелчәләрдән күргәзмә дә әзерләнгән иде.
-
"Көзге бал" 17.10.2014
16 октябрьдә мәктәптә 8-11 сыйныфларда “Көзге бал” кичәсе булды.Кичәдә ярышлар уеннар белән бергә үрелеп барды. Шулай ук җиләк-җимеш, яшелчәдән күргәзмә оештырылган иде. -
Көзге уңыш 17.10.2014
8 нче сыйныф укучысы Нургалиев Ильназлар бакчасында менә шундый зур кабак үскән. -
"Сөмбелә" бәйрәме 15.10.2014

Бүген 5-7 класслар арасында "Сөмбелә" бәйрәме уздырылды. Укучылар шигырьләр, җырлар, яшелчәләрдән үргәзмә әзерләгәннәр иде. Командаларга бүленеп төрле уеннар уйнадылар. Кичәне винегрет салаты ясау конкурсы белән тәмамланды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Рәмзил Сөмбелә бәйрәме – Уңыш бәйрәмеКүңелләр сөенә, шатлана.Миллионнар бирдең син, игенчем,Илемә китердең тантана.Күге киң канатлы хисләрнең,Аларга син канат үстердең.Кешегә иҗатта янаргаИгенчем, син бетмәс көч бирдең. -
Әңгәмә: "Тәмәкенең зарары" 11.10.2014
Бүген китапханәче Гайфуллина С.Ш. 5 – 11 сыйныф укучыларына тәмәкенең зарары турында презентация күрсәтте. Соңыннан укучылар арасында бик җанлы фикер алышу булды. -
Сыйныф сәгате: “Тәрбияле бала” 10.10.2014
Бүген, ягъни 10 октябрь көнне, 10 сыйныфта “Тәрбияле бала” дип исемләнгән класс сәгате үтте. -
"Сөмбелә" бәйрәменә әзерлек 09.10.2014

Педагог-организатор Фатхуллина Лилия Марсовна 5-7 класслар белән "Сөмбелә" бәйрәменә әзерлек алып бара.
-
Олимпиадалар дәвам итә
07.10.2014
Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этаплары дәвам итә. Укучылар бик теләп катнашалар. бүген дә 5-11 сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан белемнәрен сынап карады.
-
Халык-ара өлкәннәр һәм укытучылар көне 02.10.2014

Бүген мәктәптә Халык-ара өлкәннәр көне һәм укытучылар көне билгеләп үтелде. Бу чарага мәктәптә төрле елларда эшләгән ветеран укытучылар, хезмәткәрләр катнашты. Гөлүзә Наилевна җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары бәйрәм концерты куйдылар.
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Алтын яфрак ява урамнарга,Сукмакларга ява, юлларга…Урам буйлап атлый укытучыЧумган килеш тирән уйларга…Уйларыгыз изге…СабыйларныңКүңеленә барып ялганаКүпме хисләр кирәк алар өченЯл-йокыңны онытып янарга.Һәм сакларга кирәк сүндермичәАларга дип яккан учакныҮз балаңа күпме җылы кирәкАларга да кирәк шул чаклыЙөрәгеңне бүлеп бирү кирәкҖил-давыллар җирдә азмы соң?Чандыр иңегезгә күтәргәнсезКүпме балаларның язмышын!Без беләбез сезгә җиңел түгелКүпме язмыш сезнең куллардаЛәкин ышан һәрчак без булырбызСез күрсәткән тугры юлларда.

















