• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан,Бавлинский район, c. Исергапово , ул. Советская, д. 80
Телефон: +7(855)-693-21-49
E-Mail: Sis.Bav@tatar.ru, ziarov@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Исергаповская СОШ" Бавлинского муниципального района РТ
Руководитель: Габделова Ландыш Марсовна
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 72
У нас учат: 12

Новости школы

Татар теле укытучыларының семинары

Опубликовано: 29.01.2012

 26 гыйнвар көнне   Исергәп урта мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып үтте. Семинар кысаларында  «Яшьлек чаклар әле үтмәгән-сабыйлыктан күңел китмәгән» исеме астында гыйнвар аенда туган юбиляр язучылар иҗатына күзәтү-кичә үткәрелде. Бу чараның максаты- кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларының сыйныфтан тыш укуларын оештыру, балалар язучылары иҗаты белән якынрак таныштыру,матур әдәбият  әсәрләре аша балаларда табигатебезгә, гореф-гадәтләргә, мәдәниятбезгә, тарихыбызга, туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ирешүдә.
 Китап күргәзмәсенең беренче бүлеге буенча гыйнвар аенда туган юбиляр язучыларның балалар өчен язылган китаплары белән мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.И.Нәгыймова таныштырды.
   Икенче бүлек- 65 яшен билгеләп үтүче шагыйрь Р.Вәлиевның иҗатына багышланган иде. Шагыйрьнең балалар өчен язылган китапларыннан шигырьләр, җырлар яңгырады.
 Өченче бүлек- 70 яшьлек язучы-табиб Н.Каштанов иҗатын яктырткан китапладан торды. Кичәдә язучының шигырьләре,табышмаклары, хикәяләре мәктәп укучылары тарафыннан бик матур башкарылды.
 Дүртенче бүлектә шагыйрь, драматург Р.Корбан иҗатына тукталдык. Шагыйрьнең китапларыннан шигырьләр, табышмаклар яттан укылды. 5-7 сыйныф укучылары «Куркуын җиңгән Куян» исемле пьесасын сәхнәләштерделәр.
 Китап күргәзмәсенең соңгы бүлегендә балалар өчен язган язучылар турындагы белешмәлекләр хакында сүз барды.
 Кичәне мәктәпнең китапханәчесе М.Юсупова алып барды. Чара бик күңелле үтте һәм семинарда катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.
  


Фоторепортаж:
Татар теле укытучыларының семинары

К списку новостей