МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан,Бавлинский район, c. Исергапово , ул. Советская, д. 80 |
Телефон: | +7(855)-693-21-49 |
E-Mail: | Sis.Bav@tatar.ru, ziarov@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Исергаповская СОШ" Бавлинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Габделова Ландыш Марсовна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 72 |
У нас учат: | 12 |
Новости школы
Вахит Юныс – гомерлек мөсафир. Вахит Юныс - вечный мусафир.
Опубликовано: 20.10.2020Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Ә безнең тарихи үткәнебез – бик кадерле мирас. Без аны саклыйбыз, өйрәнәбез. Шуңа күрә мәктәбебездә бүгенге көндә күпкырлы талант ияләре бертуган Миргазиян һәм Вахит Юныслар музее эшләп килә.
Язучы-публицист Вахит Юныс (Вахит Закир улы Юнысов) 1930 елның 20 октябрендә Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Вахит Закир улы Юныс - озак еллар чит илләрдә эшләп, 74 илдә булган, 17 телдә иркен сөйләшә алган, дипломат, язучы, журналист, тәрҗемәче, тарихчы, публицист, сәяхәтче.
Вахит Юныс төп тормыш кагыйдәләренең берсе итеп «сәяхәттә — бәрәкәт, хәрәкәттә — бәрәкәт» девизын ала. Гомерлек мөсафир булып, сәяхәтнамәләр остасына әйләнгән һәм татар укучыларының дөньяга карашын киңәйткән Вахит Юныс кебек шәхесләр булуы белән без горурланабыз.
20 октябрь көнне язучының 90 еллык юбилеена багышлап, 8-10 сыйныфлар өчен “Вахит Юныс – гомерлек мөсафир” дип исемләнгән чара узды.
К списку новостей