МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан,Бавлинский район, c. Исергапово , ул. Советская, д. 80 |
Телефон: | +7(855)-693-21-49 |
E-Mail: | Sis.Bav@tatar.ru, ziarov@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Исергаповская СОШ" Бавлинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Габделова Ландыш Марсовна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 72 |
У нас учат: | 12 |
Новости школы
5.10.Укытучылар көне
Опубликовано: 05.10.2012
Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир-ана кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын-тәнен телем-телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә.
Нәкъ менә укытучылар мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен укучылары хәтеренә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди...
Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Авыр, әмма мактаулы хезмәтебездә һәркемгә иҗади уңышлар насыйп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Бәйрәм белән!
К списку новостей