МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан,Бавлинский район, c. Исергапово , ул. Советская, д. 80 |
Телефон: | +7(855)-693-21-49 |
E-Mail: | Sis.Bav@tatar.ru, ziarov@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Исергаповская СОШ" Бавлинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Габделова Ландыш Марсовна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 72 |
У нас учат: | 12 |
Новости школы
9 май Җиңү бәйрәме
Опубликовано: 09.05.2012
Кадерле авылдашлар! Барыгызны да якынлашып килүче олы бәйрәм - Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз. Җир йөзендә беркайчан да сугыш афәте кабатланмасын.Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйбыз. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 67 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Сугышның ни икәнен бүген тагын бер тапкыр хәтердә ныгытырга мөмкин. Әгәр сез Бөек Ватан сугышының ни икәнен белмисез икән - интернеттан эзләгез, укыгыз, сугышның чын йөзен күрегез, балаларыгызга да сөйләгез. Киләчәктә шундый сугышларны булдырмыйк! Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны кочаклап алып бәйрәм белән котлагыз. Бу сугышта фашист нацистлары җиңү яулаган булса без дә, сез дә, сезнең якыннарыгыз да булмас иде, мөгаен. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез. Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын!
Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
К списку новостей