Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 2 "Рябинка" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "2 нче санлы "Рябинка" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423930, Республика Татарстан, Бавлинский район, г. Бавлы, ул. Хади Такташа, д. 5 |
Телефон: | +7(855)-695-46-27 |
E-Mail: | ryabinka1951@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №2 "Рябинка" |
Руководитель: | Галиуллина Ильмира Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 180 воспитанников |
У нас учат: | 23 педагога |
Работаем по УМК/УМК буенча эшлибез
-
29.11.2016
Анимацион мультфильмнар ясау турында уртаклаштык
29 ноябрь, сишәмбе көнне, Баулы муниципаль районы « Виктория» 8нче санлы балалар бакчасында узган педагоглар җыелышында безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре, Н.А.Ефимова һәм А.А. Хаҗиәхмәтова “Без бердәм-без бергә” проект эшчәнлеге кысаларында мульттерапия технологияләре ярдәмендә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә социаль коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру” темасы буенча чыгыш ясадылар. Һәм проект эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак ясалган “ Дусны татарча сөйләшергә өйрәтәбз” дип исемләнгән анимацион мультфильм күрсәттеләр.
Поделились опытом работы по созданию анимационного мультфильма.
29 ноября, во вторник на базе “Детского сада №8 “Виктория” Бавлинского муниципального района прошла педагогическая мастерская на тему “Совершенствование образовательного процесса через использование УМК “Говорим по-татарски и ИКТ технологий”, где приняли участие воспитатели и нашего детского сада Н.А.Ефимова и А.А. Хазиахметова с темой “Формирование социально коммуникативной компетентности детей старшего дошкольного возраста посредством технологии мульттерапии (живой пластилин) в рамках проектной деятельности “Мы вместе – мы едины”. В завершении выступлении был показан созданный в рамках проектной деятельности анимационный мультфильм “Учим говорить друга по-татарски”
-
Тәҗрибә белән уртаклашабыз 27.10.2016
27 октябрь көнне безнең балалар бакчасында Баулы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар теле тәрбиячеләренең семинар – практикумы узды. Семинарда катнашучылар 2нче санлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең билингваль белем бирү кысаларында тел мохитен проектлаштыру буенча эш системасы белән таныштылар. Татар теле тәрбиячесе Айгөл Альберт кызы Хаҗиәхмәтова уен формасында практикум үткәргәндә мөгаллимнәр балаларны татар теленә өйрәтү буенча ата-аналар, балалар белән эш алымнарын һәм ысулларын куллану өлкәсендә нигезле белем йөртүләрен күрсәттеләр.
-
УМК буенча яңа уен әсбаплары әзерләнде 20.02.2016
Рус һәм башка милләт балаларына татар телен өйрәтү буенча тәрбиячеләр тарафыннан бик күп яңа әсбаплар әзерләнде. Уртанчылар төркемнәрендә уенчыклар, ашамлыклар кибетләре оештырылды. Өстәл театрлары әзерләнде, өй макетлары ясалды. Алар өй җиһазлары, гаилә темасын өйрәнгәндә аеруча актуаль. “Шаян паравоз”, “Курчакны киендер”, “ Уенчыкларны ю” һ.б УМК темаларына кагылышлы дидактик уеннар әзерләнде. Балалар режим вакытында кызыксынып уйнаганда, үзләре дә сизмичә татар телендә диалоглар төзиләр, өйрәнгәнне кабатлыйлар.
-
Туган телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр күп 20.02.2016
Безнең балалар бакчасында сабыйларны үз ана телләрендә дөрес һәм матур итеп сөйләргә, башка милләт балаларын татар телендә сөйләшә белергә өйрәтүдә, аларны халкыбызның тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру максатын күздә тотып бик күп төрле чаралар уздырыла. Тәрбиячеләр балаларны татар һәм рус халык фольклоры белән таныштыралар, төрле халыкларның биюләрен өйрәтәләр, уеннарын балалар белән бергәләп уйныйлар.Быелгы уку елында һәр төркемдә милли почмаклар яңартылды. Курчакларга матур заманча рус һәм татар милли күлмәкләр тегелде. Күргәзмә материаллар тупланды, яңа дидактик уеннар әзерләнде. Кечкенәләр төркемендә татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп уйнау буенча яңа әсбаплар, өстәл театрлары әзерләнде. Тел мохите баетылды. Татар теле кабинетында быел яңа “Дуслык белән көчле без” дип исемләнгән стенд урнаштырылды. Монда Идел буе картасы Һәм Идел буенда яшәүче халыкларның милли костюмнарында киенгән курчаклар урын алды. Балалар бик кызыксынып карыйлар, сорашалар. Төрле милләтләр турында белем алалар.
-
22.12.2015
В гости к нам пришел «Мияу».
Предновогоднее волшебство в нашем садике уже началось. Герои сказок оживают и играют вместе с детьми. Так, на занятия по татарскому языку в средней группе пришел в гости всеми любимый «Мияу», чему не сказано были рады дети. Он захотел увидеть детей воочию и узнать, как они учат татарский язык: сколько новых слов узнали, умеют ли вступать в диалог? Поиграв с детьми, «Мияу» пообещал еще раз прийти, но не один, а вместе с «Акбаем».
"Мияу"дустыбыз кунакка килде.
Безнең балалар бакчасында Яңа ел могҗизалары башланды инде. Әкият геройлары балалар янына килеп бергә кызыклы уеннар уйныйлар. Татар теле шөгыльләренә исә, уртанчылар төркемнәре янына “Мияу” дустыбыз килде. Ул аларны күреп, ничек татар телен өйрәнгәннәрен белергә теләде: күпме яңа сүз белгәннәрен, диалогга керә алалармы дип, карады. Балалар белән уйнаганнан соң, “Мияу” киләчәктә “Акбай” белән бергә килермен дип, ышандырды. Балалар исә, дуслары белән очрашуларына аеруча шат булдылар.
- План реализации УМК и НРК на 2015 - 2016 уч.год 10.09.2015
-
Тукай теле – Туган тел 30.04.2015
Тукай теле – Туган тел
30 апрель көнне безнең балалар бакчасында “Тукай теле - Туган тел” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Анда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты. Балалар Тукай әкиятләре персонажлары белән бергә “ Су анасы”, “Шүрәле”, “Ачык авыз” кебек татар халык уеннары уйнадылар. Тукай шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Татар җырлары башкардылар. Туган тел ункөнлеге кысаларында Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылды.
Родной язык – Язык Тукая
30 апреля, в завершении декады родного языка, в нашем детском саду было организовано литературно-музыкальное развлечение “Родной язык - Язык Тукая”. В нем приняли участие воспитанники старших и подготовительных групп. Ребята вместе с героями сказок Тукая играли в татарские народные игры: “Шурале”, “Су анасы”, “Ачык авыз”, инсценировали стихотворения, пели песни на татарском языке. Также в музыкальном зале была организована выставка рисунков по произведениям Габдуллы Тукая.
-
"Туган тел чишмәләре" 03.04.2015
1 апрель көнне, 7 нче мәктәп сәхнәсендә “Туган тел чишмәләре” дип исемләнгән балалар театр фестивале узды. Анда шәһәрнең башка балалар бакчалары белән беррәттән безнең нәниләр дә катнашты. Без С.Маршакның “Мәче йорты” әкияте буенча “Байлык бер айлык, масайма” дип исемләнгән музыкаль тамаша күрсәттек. Төп рольне “Гвоздика” мәктәпкә әзерлек төркеменнәң Диана Дәүләтшина уйнады. Уртанчылар төркеменнәң Данияр Ханов һәм Әминә Усманованың кечкенә мәчеләр рольләрен башкарулары тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. 2 апрель көнне исә, әлеге спектакль ата - аналарга күрсәтелде.
-
Язгы Нәүрүз бәйрәме 20.03.2015
-
Участие в региональном семинаре 03.12.2014
Участие в региональном семинаре.
28 ноября на базе МДОУ № 5 «Бэлэкэч» и школы № 7 прошел региональный семинар на тему: «Использование инновационных технологий в развитии национального образования». Наряду с другими детскими садами активное участие приняло в нем и наше ДОУ. Педагогами были подготовлены и представлены дидактические пособия по УМК, куклы в национальных костюмах. Педагог первой квалификационной категории Камалтдинова Г.М. выступила перед участниками семинара по проблеме “Формирование словаря детей дошкольного возраста посредством игровых технологий”.