Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Балалар бакчасында кунакта. 24.04.2013

23 нче апрель көнне 1 нче сыйныф укучылары “Ләйсән” балалар бакчаснда кунакта булдылар. Алар нәниләргә “Теремкәй” әкиятен куйдылар, җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Бакча балаларына беренчеләрнең чыгышы бик ошады.
-
Спортзал шартларында туризм ярышлары. 22.04.2013

20нче апрельдә Балтач районы укучылары арасында спортзал шартларында туризм ярышлары узды. Мәктәбебезнең ике командасыда I урынга лаек булды. Шулай ук шәхси беренчелектә:
Петров И.Р. I-урын.
Габделхаков Н. Г.II -урын.
Гильманова И. И. I-урын.
Вафин И.Ф. I-урын.
Иванов В.Р. II-урын.
Хабиев И.Г. III-урын.
Хөснетдинова А.А. I-урын.
-
Табигать чисталык ярата 20.04.2013

20 нче апрель - Өмә көне. Мәктәп укучылары һәм укытучылары бердәм булып өмәгә чыкты.
-
"Чип" конкурсы. 19.04.2013

Башлангыч сыйныф укучылары да "Чип" конкурсында катнаштылар.
-
Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. 17.04.2013

7нче сыйныф укучылары төрле сыйныфларда кошлар турында әңгәмәләр үткәрделәр. Алар кошлар турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр. Кошлар турында кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Укучылар әңгәмәләрдә актив катнаштылар.
-
Чын офицер һәм джентельмен 17.04.2013

Ялкын журналының апрель санында Ландыш Габитованың мәктәбебезнең “ Тормыш иминлеге нигезләре” укытучысы Закиров Фәрит Мәсхүт улы турында “Чын офицер һәм джентельмен” дигән исем астында язмасы чыкты.
-
Язучылар белән очрашу 13.04.2013

8 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары Язучы Нәбирә Гыйматдинова, балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән Рафис Корбан, районыбыз шагыйрьләре Фәридә Шакирова, Гарифҗан Мөхәммәтшин белән очраштылар. Кунаклар үзләренең әсәрләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Укучылар Рафис Корбан шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Очрашу бик күңелле узды.
-
Психолог белән очрашу. 12.04.2013

“Наз” социаль яклау бүлегеннән килгән психолог Закирова Гүзәл Нурулловна 3 нче,4 нче сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.Ул балаларның эмоциональ халәтләрен тикшерү максатыннан рәсем ясатты һәм тәрбияви темага мультфильм күрсәтте.
-
Кышкы туризм-2013. 10.04.2013

6 апрель көнне Балтач муниципаль районы укучылары арасында кышкы туризм ярышлары булып узды. Хөснетдинов Азат җитәкчелегендәге ике команда да I-беренче урынга лаек булды. Аларга 20 апрельдә булачак ярышларда уңышлар телибез.
-
Кошлар көне. 09.04.2013

Яратабыз кошларның
Җырларын, моңнарын.
Алар бит канатлы
Бизәге дөньяның
Мәктәбебезнең уңган, оста куллы егетләре биология укытучысы Заһидуллина Гөлфия Фәхри кызы җитәкчелегендә кошларны каршы алуга әзерлек эшләре алып бардылар. Сыерчыкларга оялар ясадылар. Укытучы Фаязов Әхмәт Фаяз улы җитәкчелегендә 10 сыйныф егетләре ояларны агачларга элеп тә куйдылар.















