Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1931 |
У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Безнекеләр янә беренчеләр!
25.05.2018
15-17нче май көннәрендә Каракүл территориясендә мәктәп укучылары катнашында Туристик слёт узды. Безнең мәктәбебездән катнашкан кечкенәләр командасы 1 урынны һәм зур звено егет-кызлары 3 урынны алдылар. Без сезнең белән горурланабыз!Барлык мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
15-17 мая в Балтасях прошёл туристический слёт среди учеников нашего района. Учащиеся нашей школы участвовали в старшей и средней, младшей возрастной категории. Младшая команда заняла 1место , старшие заняли 3 места. От родителей и от всего коллектива поздравляем вас и желаем дальнейших успехов!
-
"Костер Дружбы". "Дуслык учагы"
25.05.2018
Ел саен үткәрелп килүче "Дуслык учагы " быел да өч Республиканы берләштерде. Киров өлкәсендә оештырылган "Дуслык учагы" чарасында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары Николаева И.И. һәм Хадеева Л.Н. лар да катнашты
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме! 24.05.2018
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.
Әйе, мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк.Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйбыз! Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана.Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә укучыларыбыз! -
Стоп ВИЧ/СПИД акциясе
23.05.2018
Стоп ВИЧ/СПИД акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары өчен рәсем конкурсы оештырылды."Йолдыз" укучылар оешмасы белән берлектә рәсемнәргә урыннар чыгарылды.Укучылар өчен "сәламәтлек биюе" оештырылды. Флешмобны оештырган өчен 7-8 сыйныф укучыларына зур рәхмәт.
-
"Парад талантов". "Талантлылар парады" 22.05.2018
Мәктәбебездә елдан -ел яңа талантлар ачыла.Менә быел районыбыз сәхнәсендә "Йолдызлар парады" нда да мәктәбебез укучылары бүләкләнеп кайтты! Менә алар: 6 нчы сыйныф укучысы Гильманова Залида - җитәкчесе Габитова С.И.Туризм түгәрәгендә белем алып Республика күләмендә күп кенә уңышка ирешкән укучыларыбыз: Васильева Ильвина, Иванова Татьяна, Нурмухаметов Дилүс, Иванов Максим, Ильина Лиана, Иванов Альфир, Гафурзянова Алсу. Җитәкчеләре Хуснетдинов А.А. Барлык әти-әниләр һәм мәктәп коллективы исеменнән олы рәхмәт җиткерәбез!Рәхмәт Сезгә!
-
Милли көрәш!
12.05.2018
Татарны татар итеп таныткан, аны милләт буларак саклап калган, мин – татар дип горурланырга этәргән төп әйберләрне санагыз дисәләр, безнең күбебез, тел, дин, җыр-моң, милли ризыклар һәм, әлбәттә, татарча милли көрәш диячәк.Әйе чыннан да Республикада да, район җирлекләрендә дә милли көрәшнең мөһимлеген аңлыйлар, аны күтәрәләр, аның белән шөгыльләнәләр. Бүген дә безнең мәктәбебездә Габдулла Тукай исемендәге колхозыбыз призына милли көрәш ярышы үткәрелде. Районыбыз мәктәпләренең иң таза , батыр егетләре әлеге ярышта чыгыш ясады.Шушы батырлар арасында безнең мәктәбебез укучылары да бар!Менә алар: 8 нче сыйныф укучысы Иванов Сергей - 3 урын. 4 сыйныф укучылары Степанов Альмир, Прокопьев Владислав - үзләренә , киләсе елга урынга керәбез диеп сүз куйдылар! Котлыйбыз!
-
СТОП ВИЧ/СПИД !!! 12.05.2018
Бөтенрәсәй күләмендә оештырылучы "СТОП ВИЧ / СПИД" акциясе кысаларында мәктәбебездә эшчәнлек башланып китте. "Йолдыз " укучылар оешмасы волонтерларыбыз белән берлектә укучыларга мәгънәле буклетлар тараттылар. Алай гына да түгел авыл халкын сәламәт яшәү , сәламәт тормыш алып барырга өндәделәр.
-
1 место на Республиканских соревнованиях по туризму! 11.05.2018
Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Азат Альберт улы Хөснетдинов җитәкчелегендәге команда республика күләмендә Теләче районында уздырылган туризм ярышында 1 нче урынны яулады. Хезмәттәшебез Азат Альберт улының районда туризм буенча эшләгән эшләре байтак һәм сокландыргыч. Аңа эшендә алга таба да зур уңышлар телисе килә.Команда составы : Иванова Татьяна, Васильева Ильвина, Нурмухаметов Дилүс, Иванов Максим,Иванов Альфир лар!
1 место на Республиканских соревнованиях по туризму заняла команда воспитанников МБУДО "ЦВР" - ученики МБОУ "Субашская ООШ"! Педагог дополнительного образования Хуснетдинов А.А. Поздравляем!!!
-
провели Всероссийскую акцию "Георгиевская ленточка". 10.05.2018
27 апреля, волонтеры гимназии провели Всероссийскую акцию "Георгиевская ленточка". Они распространили ленточки в награду за правильные ответы на вопросы, касающиеся истории этого символа, его правильного ношения или по истории России. За неверный ответ Волонтеры Победы выдали листовки с информацией о правилах ношения символов Акции
-
Митинг посвящённый 73 -летию со Дня Победы нашего народа в Великой Отечественной войне
08.05.2018
В нашем селе состоялся митинг, посвящённый 73 -летию со Дня Победы нашего народа в Великой Отечественной войне. Мы тоже там участвовали. Возложили венок к обелиску. Участников митинга с этим знаменательным событием поздравили гости , учащиеся , сами ветераны. Участники митинга почтили минутой молчания тех, кто не вернулся с той далекой войны. Состоялось возложение венков