Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1931 |
У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Иртәнге мәктәпкүләм гомуми линейка! 09.09.2019
Иртәнге мәктәпкүләм гомуми линейка РТ гимны белән башланып китте! Укучыларга атна саен линейка гимн белән башланып китәчәге җиткерелде.
-
"Нургали " чишмәсенә сәяхәт 07.09.2019
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячеләре белән берлектә "Нургали" чишмәсенә сәяхәткә бардылар.
-
"Террористлыкка каршы көрәш" акциясе 04.09.2019
Мәктәбебездә "Террористлыкка каршы көрәш" акциясе үткәрелде. Вожатыйлар ярдәмендә, нәни укучыларыбыз мәктәбебезнең террорга каршы көрәш стенды белән таныштылар. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен исләренә төшерделәр.
-
Мәктәбебездә "Белем бәйрәме". 02.09.2019
Бүген 2 сентябрь көнне мәктәбебездә "Белем бәйрәме" оештырылды. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз! Сезне һәммәгезне дә чын күңелдән яңа уку елы белән тәбрик итәбез! Яңа уку елы бары тик "4" һәм "5" ләр генә алып килсен. Хәерле сәгатьтә бергә, бердәм булып башлыйк яңа уку елыбызны!
-
Кыңгырау шалтыра! 02.09.2019
Кыңгырау , кыңгырау
Шалтыра, шат җырла,
Уку елы да бит
Тик синнән башлана.
-
Беренче кыңгырау 02.09.2019
Хәерле сәгатьтә укучыларыбыз!
-
Җәй аенды эшләгән укучыларыбызны тәбрикләү өлеше 02.09.2019
Беренче сентябрь көнне Җәй аенды эшләгән укучыларыбызны тәбрикләү өлеше булып узды.
-
Белем көне белән дуслар! 01.09.2019
Җир өстенә күтәрелгән нурлар белән
Көн ямьләнә.
Һәммәбезгә бәйрәм бүген
Жан дәртләнә.
Балалар кайта мәктәпкә
Хушлашып җәйләр белән
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән
Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы, яңа мәктәпкә аяк басу - һәркемгә шатлык – сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
-
Белем көненә әзерлек 28.08.2019
Белем көне - ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга. Күпләр бу бәйрәмне "Беренче кыңгырау" бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән "яңа" укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә.
1нче сентябрь рәсми рәвештә "Белем көне" дип беренче тапкыр 1984нче елда игълан ителә. Бу көнне һәр укучы бәйрәм итә. Шулай да "Белем бәйрәме"н беренче сыйныфка баручылар аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар.
-
Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Р.Р дипломы белән бүләкләнү! 24.08.2019
2018-2019 нчы уку елы дәверендә Тәрбия эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән өчен Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Р.Р дипломы белән бүләкләндек.