Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы. 30.04.2013

29нчы апрель көнне Субаш урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте.
-
Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ачык дәресләр. 30.04.2013

30 нчы апрель көнне Россиянең барлык мәктәпләрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ачык дәресләр үтте. Безнең мәктәптә узган ачык дәрескә янгын сүндерү бүлегеннән Фролов А.Р. килде һәм үзенең эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
-
Янгын куркынычсызлыгы. 29.04.2013

27нче апрель көнне һәр сыйныфта янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде. Тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.
-
Афәрин, егетләр! 29.04.2013

28 нче апрельдә Тукай исемендәге хуҗалык призына татарча көрәш ярышлары булып узды. Мәктәбебез укучылары Васильев Ильяр һәм Гайнетдинов Искәндәр бу ярышларда 3 нче урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
-
Өмә дәвам итә. 29.04.2013

27 нче апрель көнне мәктәп тирәсен җыештыру буенча өмә булды. Бөтен мәктәп коллективы тырышып эшләде. Мәктәп тирәсе ялт итте.
-
Балалар бакчасында кунакта. 24.04.2013

23 нче апрель көнне 1 нче сыйныф укучылары “Ләйсән” балалар бакчаснда кунакта булдылар. Алар нәниләргә “Теремкәй” әкиятен куйдылар, җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Бакча балаларына беренчеләрнең чыгышы бик ошады.
-
Спортзал шартларында туризм ярышлары. 22.04.2013

20нче апрельдә Балтач районы укучылары арасында спортзал шартларында туризм ярышлары узды. Мәктәбебезнең ике командасыда I урынга лаек булды. Шулай ук шәхси беренчелектә:
Петров И.Р. I-урын.
Габделхаков Н. Г.II -урын.
Гильманова И. И. I-урын.
Вафин И.Ф. I-урын.
Иванов В.Р. II-урын.
Хабиев И.Г. III-урын.
Хөснетдинова А.А. I-урын.
-
Табигать чисталык ярата 20.04.2013

20 нче апрель - Өмә көне. Мәктәп укучылары һәм укытучылары бердәм булып өмәгә чыкты.
-
"Чип" конкурсы. 19.04.2013

Башлангыч сыйныф укучылары да "Чип" конкурсында катнаштылар.
-
Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. 17.04.2013

7нче сыйныф укучылары төрле сыйныфларда кошлар турында әңгәмәләр үткәрделәр. Алар кошлар турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр. Кошлар турында кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Укучылар әңгәмәләрдә актив катнаштылар.















