Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Иртәнге физкультминутка!
15.10.2016
Бүген, 15 нче октябрь көнне мәктәбебез укучылары иртәнге физкультминутканы мәктәп спортзалында ясадылар. Физкультминутка өчен җаваплы итеп Хөснетдинов Азат Альбертович билгеләнде.
-
Иртәнге физкультминутка! 12.10.2016

Әй күңелле дә соң иртәнге физкультминуткага чыгу. Укучыларыбызны чыныктыру, саф һавада күнегүләр эшләтү безнең максатыбыз!
-
"Йолдыз" укучылар оешмасы яңалыклары!
10.10.2016
Хөрмәтле дуслар! Сез мәктәбебезнең "Йолдыз" укучылар оешмасы яңалыкларын көндәлек күзәтеп бара аласыз!Күзәтү өчен сайт:
https://edu.tatar.ru/community/index/15970
-
Иртән мәктәпкүләм гомуми линейка 10.10.2016

Бүген, 10 нчы октябрь көнне иртәнге мәктәпкүләм гомуми линейка булды. Линейка барышында чисталык министры чыгыш ясады. Барлык булган кимчелекләрне әйтеп узды һәм бетерүне киңәш итте.
Линейка барышында спорт сөюче егет һәм кызларыбыз да котланып киттеләр.Армспорт ярышында мәктәбебездән 8 укучы чыгыш ясады , шулар арасында 5 се призлы урыннар яуладылар.Әфәрин егетләр кызлар!
-
Спорт сөюче егетләр-кызлар! 10.10.2016

Мәктәбебездә спорт сөюче егет һәм кызларыбыз чиксез күп.Туризм, футбол , кул көрәше дисеңме. Менә кул көрәше ярышына килгәндә генә дә мәктәбебездән 8 укучы чыгыш ясады , шулар арасында 5 се призлы урыннар яуладылар.Әфәрин егетләр кызлар!
-
Мәктәбебездә көзге бал! 10.10.2016

Бүген , 10 нчы октябрь көнне мәктәбебез укучылары өчен көзге бал кичәсе булып узды! "Йолдыз" укучылар оешмасы , өлкән вожатыйлары Энҗе Фоатовна һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Азат Альбертович белән берлектә төрле кызыклы уеннар оештырдылар.Әфәрин егетләр-кызлар!
-
Көзге балга әзерлек! 09.10.2016

"Йолдыз" оешмасы укучылары Көзге балга ныклап әзерләнделәр!
-
"Әбием- Әбекәем!" котлау кичәсе
06.10.2016
Бүген, Субаш төп гомуми белем мәктәбенең, мәктәпкәчә белем бирү бүлегендә Әбиләрне котлау кичәсе булып узды! Нәни дусларыбыз үзләренең әзерләгән шигырьләре,җырлары, биюләре белән Дәү әниләрен сөендерделәр!Әфәрин нәни дусларыбыз!
-
"Гадел яшәргә кирәк!" иҗади конкурска әзерлек 05.10.2016

Мәктәбебез укучылары "Гадел яшәргә кирәк" иҗади конкурсында актив катнашалар!Әфәрин егетләр- кызлар!
-
Укытучыларыбыз бәйрәм белән сезне! 05.10.2016

Бүген, 5 нче октябрь көнне "Йолдыз" оешмасы укучылары укытучыларызны биремнәр һәм чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар.Биремнәрне үти алган мөгаллимнәр, "Укытучы" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез!















