Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
“Казан-Универсиаданы каршылый” 11.02.2012

Башлангыч сыйныфлар атналыгы уңаеннан Хакимова М.Р. 1-4 сыйныф укучылары өчен “Казан-Универсиаданы каршылый” дип исемләнгән чара оештырды. Укучылар универсиада буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
“Грамматик кичә” 10.02.2012

Мәктәбебездә 6-11 февраль көннәрендә Башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте. Исмагилова Райханә Зөфәревна 10- февраль көнне 1-4 сыйныф укучылары өчен “Грамматик кичә” оештырды. Чара оешкан төстә үтте.
-
татар теле 10.02.2012

Татар теле фәненнән мәктәбебезнең ике укучысы- Рамазанова Гөлчәчәк (10-сыйныф) һәм Рахматуллина Алинә (9-сыйныф) республика олимпиадасында катнашып кайттылар. Укытучылары-Нәкыйпова Л.М. һәм Ибраһимова Х.Г.лар. Алинә Рахматуллина республика призёры булды. Үзе һәм укытучысы- Нәкыйпова Л.М. Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. А Ф Ә Р И Н!
-
“Замечательный Вожатый» 10.02.2012

10- февраль көнне район күләмендә “Замечательный Вожатый» бәйгесе оештырылды. Безнең мәктәптән 10-сыйныф укучысы-Ибраһимова Динәрә катнашты. Динәрә I урынга лаек булды. Әзерләүче укытучы-педагог-организатор Шәрәфиева Гөлнара Мансуровна. Котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Иван Иванович Шишкин 09.02.2012

Мәктәбебездә 6-11 февраль көннәрендә Башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте. 9-февраль көнне Ибрагимова Д.М. Иван Иванович Шишкинның тууына 180 ел булу уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен чара үткәрде. Кичә яхшы әзерлектә үтте.
-
“2012-ел-ТАРИХ елы”
08.02.2012
Башлангыч сыйныфлар атналыгы уңаеннан Газимова Л.Р. “2012-ел-ТАРИХ елы” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә Түнтәр авылы тарихына, аның күренекле шәхесләренә, истәлекле урыннарына багышланган иде. Укучылар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзеп килгәннәр, алдан бик күп сорауларга җаваплар әзерләгәннәр. Тариха кичә матур һәм файдалы итеп оештырылды.
-
"Шәһри Казан" газетында кунакта 27.01.2012

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Халидә Гайфетдин кызы "Шәһри Казан" газетасы (иганәче Роберт Бильсур улы Зәкиев) үткәргән Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга һәм республикабызда Тукай елы игълан ителүгә багышланган "Шул вакытта мин кулыма китап алам" бәйгесенең "Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын" номинациясендә икенче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә җыйдылар. Бүләкләрне газета мөхәррире Мансур Мортазин үзе тапшырды.
-
Саннарның килеп чыгышы 23.01.2012

Бүген мәктәптә математика атналыгы башланып китте. 5-7 сыйныф укучылары өчен “Саннарның килеп чыгышы” дип исемләнгән чара үтте.
-
Әхмәдиевлар призына узган татарча көрәш ярышлары
21.01.2012
Бертуган Әхмәдиевлар призына узган татарча көрәш ярышларында безнең мәктәп егетләре Сафиуллин Рифнур 2 урын, Рамазанов Дилүс 1 урын яулады. Егетләргә киләчәктә спортта һәм укуларында уңышлар телибез!
-
район прокуроры белән очрашу 18.01.2012

Мәктәптә 2 чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар белән очрашуга район прокуроры Абитов килде. Икенче көн тәртибе буенча класс җыелышлары үткәрелде.














