Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194
-
Синең хокукларың һәм бурычларың 24.11.2011

23- ноябрь көнне башлангыч сыйныф укытучысы Мөнирә Рафкатевна барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен “Синең хокукларың һәм бурычларың” дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Хокук айлыгы кысаларында оештырылган әлеге чара тирән эчтәлек һәм зур тәрбияви максат белән оештырылды.
-
Хокук ункөнлеге 22.11.2011

Мәктәбебездә ныклы әзерлек белән Хокук ункөнлеге үтә. Әлеге ункөнлек кысаларында 21-ноябрь көнне 5-7 - сыйныф укучылары өчен “Балачакны кемнән якларга?” һәм 8-11- сыйныф укучылары өчен “Хокукларыңны беләсеңме?” дигән темаларга ачык чаралар үтте. Әлеге сыйныф сәгатьләрен тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Габдрахманова Илдария Бариевна оештырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар таптылар.
-
министрлыкларның утырышы
22.11.2011
21-ноябрь көнне мәктәбебезнең укучылар оешмасында министрлыкларның утырышы булды. Министрлар үткән атнада булган эшләргә нәтиҗәләр ясадылар. Яңа эшләргә планнар кабул иттеләр, һәр эшкә үз фикерләрен белдерделәр. Минстрлыкларның киңәшмәсен педагог-организатор Шәрәфиева Гөлнара Мансуровна үткәрде. Без укучыларыбызның үз фикерләре булуларын, араларында лидерлар тәрбияләнүен хуплыйбыз!
-
Татарча көрәш 20.11.2011

19- ноябрь көнне мәктәбебезнең ике укучысы- Рамазанов Дилүс һәм Файзрахманов Рүзәлләр районкүләм милли көрәш ярышларында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Рамазанов Дилүс үз үлчәү авырлыгында батыр калып, медальгә лаек булды. Дилүсне Җиңүе белән котлыйбыз!
-
Район туры олимпиадалары башланып китте
19.11.2011
Мәктәбебезнең сәләтле укучылары бу атна дәвамында информатика, тарих, математика һәм биология буенча район туры олимпиадаларында катнашып кайттылар. Укучыларыбызга олимпиадаларда уңышлар телибез!
-
Татар көрәше
19.11.2011
Арбор мәктәбендә Зәкиев Билсур Мансурович призына оештырылачак татар-башкорт көрәшенә мәктәбебез данын яклап Фәйзрахманов Рүзәл һәм Рамазанов Дилүс көрәшәчәкләр. Егетләребезгә зур уңышлар һәм иң мөһиме иман байлыгы, саулык-сәламәтлек телибез!!!
-
15-18 ноябрь көннәрендә сыйныфларда әти-әниләр җыелышлары үтте. Башлангыч сыйныфларның әти-әниләре өчен “Ачык дәрес”ләр үткәрелде. Әти-әниләр дәресләрдә, соңыннан җыелышларда катнаштылар. Әлеге көннәр әти-әниләр белән чын аралашу, киңәшләшү көннәре булды. 19.11.2011

15-18 ноябрь көннәрендә сыйныфларда әти-әниләр җыелышлары үтте. Башлангыч сыйныфларның әти-әниләре өчен “Ачык дәрес”ләр үткәрелде. Әти-әниләр дәресләрдә, соңыннан җыелышларда катнаштылар. Әлеге көннәр әти-әниләр белән чын аралашу, киңәшләшү көннәре булды.
-
Ут дус та, дошман да 15.11.2011

15-ноябрь көнне хокук айлыгы кысаларында барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен “Ут дус та, дошман да” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Чараны 4-сыйныф җитәкчесе Ибраһимова Дамира Мансуровна әзерләде һәм үткәрде. Презентация белән баетылган сыйныф сәгате яхшы эчтәлектә үтте.
-
Укытучылар ярышты 14.11.2011

Мәктәбебез укытучылары 14- ноябрь к өнне “Хыял ” яшьләр үзәге оештырган спорт-күңел ачу бәйгесендә катнашып кайттылар. Команда составында түбәндәге укытучылар иде:
1. Зайнетдинов Ришат Тәлгатевич
2.Ибраһимов Айзат Василевич
3.Набиуллин Алмаз Гайнанович
4. Шәрәфиева Гөлнара Мансуровна
5. Кәримова Чулпан Зөлфәтевна
Уңышлы чыгышыгыз белән котлыйбыз һәм алдгы бәйгеләрдә уңышлар һәм гаиләләрегезгә иминлек телибез.
-
100 талантлы авыл баласы
11.11.2011
Республика күләмендә Татфондбанк үткәргән "100 талантлы авыл баласы" бәйгесендә 11-сыйныф укучысы Шәрәфиев Җәүдәт диплом белән бүләкләнде һәм стипендиягә лаек булды. Укытучысы Зарипов Р.Ш. белән Казан шәһәрендә бүләкләү тантанасында катнашты. Котлыйбыз!














