Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
“Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйрәме 16.04.2016

“Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйрәме
Мәктәптә “Спортивный Татарстан” акциясенә старт бирелде. Әлеге акция кысаларында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе”дигән бәйрәм үткәрелде. Хабибуллиннар, Шәриповлар, Гыйльмановлар гаиләләре көчлелектә, җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 14.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан
Сигезенче сыйныф укучысы Хәйруллина Илүзә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелгән районкүләм Тукай укуларында катнашты. “Шигърияттә Тукай образы”дип исемләнгән эзләнү эше буенча чыгыш ясап, III дәрәҗә Дипломга лаек булды. (Җитәкчесе-Нәкыйпова Л.М. )
К о т л ы й б ы з!
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 14.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан
Көшкәтбаш башлангыч сыйныф укучылары район күләмендә үткәрелгән Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесендә җиңүче булдылар һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. (Җитәкчеләре-Рахматуллина Г.Х., Гыйниятуллина Ф.Ф., Бәдертдинова И.И., Гарифуллин Р.Х.) Афәрин! Котлыйбыз!
-
12 апрель – Космонавтика көне 13.04.2016

12 апрель – Космонавтика көне
Физика укытучысы Ибраһимов А.В. 9-11 сыйныф укучылары өчен “Кеше һәм галәм” дигән класс сәгате үткәрде. Укучыларга кызыклы итеп Ю.Гагаринның беренче очышы турында сөйләде һәм видеоролик күрсәтте.
-
12 апрель – Космонавтика көне 13.04.2016

12 апрель – Космонавтика көне
Башлангыч сыйныф укучылары Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә карата үткәрелгән класс сәгатенә ветеран укытучы Зарипов Р.Ш.ны очрашуга чакырдылар. Ул аларны беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштырды.
-
“108 минут Ю.Гагарин белән бергә” акциясе 12.04.2016

“108 минут Ю.Гагарин белән бергә” акциясе
“108 минут Ю.Гагарин белән бергә” акциясе кысаларында мәктәптә чаралар үтте. Укытучы Гарифуллина Р.Р 5-7 сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрде. Әлеге класс сәгатендә Ю.Гагарин һәм аның батырлыгы турында сөйләштеләр, презентация карадылар.
-
“Тукай йолдызы астында” 11.04.2016

Түнтәр урта мәктәбендә 11-апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тукай йолдызы астында” дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар Габдулла Тукайның тормышы юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрьнең тормышына кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр тыңладылар, үзләре дә башкардылар. Шагыйрьнең китапларыннан эшләнгән күргәзмә белән таныштылар. Укучыларга шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнеп эшләгән мультсериаллар да күрсәтелде. Кичә шагыйрьнең “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
-
Туган тел айлыгы 09.04.2016

Туган тел айлыгы
Мәктәптә “Туган тел айлыгы” кысаларында чаралар үтә. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны тәрбия сәгатьләрендә татар язучылары, шагыйрьләре һәм аларның әсәрләре белән таныштылар, туган телнең әһәмиятен аңлаттылар.
-
“Без ГТОга әзер!” акциясе 07.04.2016

“Без ГТОга әзер!” акциясе
Мәктәптә “Без ГТОга әзер!” акциясе үтте. Укучыларга ГТО нормалары турында мәгълумат бирелде, спорт ярышлары үткәрелде. Укучылар әлеге акциядә теләп катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 05.04.2016

Ата-аналар җыелышы
Мәктәптә 3нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. Әлеге чарага ПДН инспекторы Назипова Л.Г. килде һәм ул ата-аналарга яшүсмерләр арасындагы хокук бозулар турында сөйләде.














