• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч куппрофильле лицее»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21
Телефон: +7(843)-683-06-27
E-Mail: SsaL.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Загидуллин Нурсиль Нурисламович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 175/Бездә 175 укучы
У нас учат: 27/Бездә 27 укытучы

Новостной блок

Йомгаклау иншасы.

Опубликовано: 02.12.2014

3 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.
Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала.
Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытта күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Моның өчен алар 17 ноябрьгә кадәр иншада катнашу өчен теркәлергә тиеш. 
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак. 
Моннан тыш, йомгаклау иншасы нәтиҗәләре вузларга кергән вакытта да саналырга мөмкин. Уку йорты булган БДИ балларына тагын 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин. Абитуриентның инша өчен алган нәтиҗәләрен исәпләү тәртибе вуз раслаган кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелә. Вуз чыгарылыш сыйныф укучысының инша бланкын махсус эшләнгән мәгълүмат ресурслары аша карый ала. Әмма уку йортына кабул ителгән вакытта язган гаризада абитуриент шәхси казаныш нәтиҗәсе буларак йомгаклау иншасын тәкъдим итү теләген күрсәтергә тиеш.
Искәртеп узабыз: 20 ноябрьдә Татарстанда йомгаклау иншасын үткәрү технологиясе сыналу узды. Республиканың 514 мәктәбендә 10 меңнән артык укучы йомгаклау иншасын язды. 
Сынап карау инша мондый форматта беренче тапкыр үткәрелгәнгә күрә, имтиханны оештыруның технологияләрен эшләү өчен махсус уздырылды. Аның нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак, дип хәбәр ителгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. 



К списку новостей