муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
E-Mail: | pijmar2016@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 38 учеников/38 укучы |
У нас учат: | 13 учителей (4 совместителя)/ 13 укытучы |
новости
БӘЙРӘМ БЕЛӘН
Опубликовано: 04.10.2012Хөрмәтле укытучы дусларым һәм укытучыларым!Сезне ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылыр көне белән котлыйм! Без барыбыз да әлифбалы балачак иленнән.Сез самими,керсез күңелләргә белем орлыклары салып,уңышларыгызны дистә еллар сабыр гына көтәсез.Бернинди бизмәннәр дә үлчи алмас хезмәтегез гасырлар узган саен кирәклеген,дәрәҗәсен югалтмый,үсә бара.Сезнең кулларда илнең иң кадерле катламы- балалар.Аларга нинди тәрбия,нинди белем бирүдән илнең киләчәге,тотрыклыгы билгеләнә..Шушы дәрәҗәне,шушы җаваплылыкны тоеп,бар көчегезне биреп эшләгәнгә,җәмгыятьтә үз урыныгыз,үз баскычыгыз бар!Тәүге дәрестән олы тормыш юлынача озата барган,белем биргән укытучыларга күңел рәхмәтле...Сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз,бала җанлы,кешелекле,зирәк,сабыр булганыгыз өчен,урыныгыз һәрчак түрдән,хөрмәтегез зур,мәртәбәле...Киләчәктә дә армый- талмый эшләргә,иҗат итәргә язсын!Авыр,җаваплы хезмәтегез нәтиҗәле,гомерләрегез озын,саулыкларыгыз ныклы булсын!!!Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын..!!. Һәр туар таң Сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен.... !!!Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез.... !!Кайгы-хәсрәт Сезне һәрчак чикләп үтсен..!!!
К списку новостей