муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Кыш озату бәйрәме 19.03.2017

Бүген бик күңелле "Кыш озату " бәйрәме булды. Бәйрәмдә төрле уеннар, җыр-бию бик күп иде.Укучылар да, әти-әниләр дә, килгән кунаклар да рәхәтләнеп ял итте.
-
Аскаров Раушан истәлегенә волейбол ярышы. 19.03.2017

Ел саен уздырыла торган бу ярыш быел да оешкан төстә үтеп китте. 5 команда да тырышып уйнадылар, студентлар командасы 1 нче урын, мәктәбебезнең егетләре 3 нче урын алды.
-
Каникуллар!!!! 19.03.2017

3 нче чирек тә уңышлы гына үтеп китте.Балаларга каникул башланды. Ял итеп, көч җыеп 4 нче чиреккә килсеннәр. Каникулда мәктәп ишекләре аларга ачык, план буенча эшчәнлек барачак.
-
Волейбол ярышы-кызлар командасы 18.03.2017

Кызларыбыз командасы ,районда 8 команда арасында, 2 нче урын алды.(җитәкчеләре Ахметханов Б.И)Котлыйбыз!
-
Проект яклаулар дәвам итә. 18.03.2017

2-3 сыйныф укучылары "Балалар мәйданчыгы " дигән проект эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Укытучылары Шигапова Г.М. белән бик кирәкле, актуаль тема алганнар, эшне уңышлы башкарып чыкканнар. Кечкенә генә булсалар да, чыгышлары искиткеч иде.
-
"Живая классика" ярышында катнаштык 17.03.2017

Әлеге конкурста 6 нчы сыйныфтан Юсупова К, Зәкиева К(җитәкчеләре Галимуллина И.Р), 8 нче сыйныфтан Тагирова Л (җитәкчесе Зәкиева Л.И) катнашты.
-
Гаилә бәйрәме (8 нче сыйныф) 17.03.2017

Сыйныф җитәкчесе Латыйпова Р.Г. бик тә эчтәлекле, күңелле, йөрәкләргә үтеп керерлек кичә әзерләгән. Бу бәйрәмнән укучылар да, әти-әниләр дә сөенеп, рәхмәт әйтеп, кабат очрашырга сүз куеп таралыштылар.
-
"Без бергә" конкурсы (район этабы) 17.03.2017

Мәктәптә үткән сайлап алу турыннан, 4 нче сыйныф укучысы Лотфуллина Ризәлә, район турына барырга лаеклы дип табылды.
-
Профорентация эше-янгын сүндерүче 16.03.2017

Янгын сүндерү бүлегендә хезмәт күрсәтүче ,Лотфуллин Кафил абый укучыларга үзенең һөнәре турында сөйләде. Шулай ук пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат искә төшерде.
-
Әти-әниләр белән волейбол ярышы 16.03.2017

Бүген әти-әниләр волейбол ярышында үзләрен сынадылар.1 нче урын-6 класс-2 нче урын1 класс һәм әти-әниләре, 3 урын 4 класс, 4 урын 8 клас сәти-әниләренә булды.









