МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Очрашу 11.05.2016

10 нчы май көнне мәктәпткә очрашуга ПДНнан Ләйлә Фәргәтовна һәм Раушания Ленаровналар килделәр. Алар укучыларга җәйге каникуллар алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Ышаныч телефоны, 71 закон турында искәрттеләр. Хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.
-
Акция "Җиңү агачлары" 06.05.2016

5 нче май көнне укучылар "Җиңү агачлары" акциясендә актив катнаштылар, агачлар утыртылды.
-
Тыл ветераннарына котлау 06.05.2016

Укучыларыбыз авылдагы тыл ветераннарының хәлләрен белделәр. Аларга Рөстәм Миннехановның котлау хатларын тапшырдылар.
-
ОБЖ буенча ачык дәрес 05.05.2016

29 апрель көнне ОБЖ буенча ачык дәрес үтте.
-
Тыл ветераннарына бүләк 04.05.2016

Укучыларыбыз тыл ветераннарына бүләк өләшүдә катнаштылар.
-
1 май эстафетасы 04.05.2016

Май бәйрәмнәре уӊаеннан «Балтач» ял итү паркында мәктәпләр һәм оешма-предриятиеләр арасында эстафета ярышлары булып узды.
Мәктәп командалары 2 группа бүленде. Безнең команда 1урынны яулады.
-
Марш парков-2016 01.05.2016

Сосна мәдәният йортында "Марш парков-2016" конкурсының бүләкләү өлеше булды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучылар да бар. Ибрагимова Камилә-1 урын, Шамилова Исламия-3 урын, Зәйнуллин Нурсил-3 урын.
-
Габдулла Тукайга-130 ел 27.04.2016

КФУ үткәргән "Аны халык яшьләй үз шагыйре итеп таныды" конкурсында 7 нче сыйныф укучы Садиков Данил призёр булды һәм Казанда бүләкләнү тантанасында булып кайтты.
-
Очрашу 27.04.2016

27 нче апрель көнне 5 һәм 7 нче сыйныф укучылары атказанган механизатор Гомәров Фоат абый белән очраштылар. Очрашуны Файзрахманова Г.Ф. һәм Кабирова А.Р. оештырды.
-
Очрашу 27.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары "Милләтләр дуслыгы" ордены иясе Мөхәммәтҗәнов Фарук абый белән очраштылар. Очрашуны Ситдикова Э.И. һәм Хафизова Л.Г. оештырды. Фарук абый үзенең хезмәте, тормышның матурлыгы, кадере турында аңлатты.












