МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
E-Mail: | sosnash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
Руководитель: | Галимов Ингель Абдуллович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 87 |
У нас учат: | 19 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Котлыйбыз
22.02.2016
2006-2007 нче елгы малайлар командасы Кенәрдә үткән хоккей ярышында 3 урын яуладылар. Һәрберсе диплом, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.
-
Семинар
20.02.2016
19 нчы февраль көнне мәктәбебездә информатика укытучыларының район семинары узды. Нуриев Р.Ф. 7 нче класста ачык дәрес күрсәтте.
-
Көйне таны
20.02.2016
19 нчы февраль көнне 5-9 класс укучылары арасында "Көйне таны" уены үткәрелде. Галлямова Таңсылу һәм Колесникова Әдилә чараны бик мавыктыргыч итеп оештырдылар. Конкурста җиңүне-Садиков Данил һәм Ситдикова Камилә яуладылар. Соңыннан дискотека булды.
-
"Милли тавыш" проекты
16.02.2016
13 нче февраль көнне Сосна мәдәният йортында "Милли тавыш" проектының 1 этабы үтте. Анда Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыятенең башкарма комитеты әгъзасы, “Сөембикә варислары” фестиваленең оештыручысы-Гөлзада Сафиуллина, аның оныгы-Ширин Әл-Анси, Татар җыр -бию ансамбле хормейстры Гәрәева Венера Хәсәновна катнаштылар. Безнең мәктәптән Ситдикова Камилә, Ситдиков Сәйдәш, Садиков Данил 1 этап җиңүчеләре булып, концертта чыгыш ясадылар.
-
Парламент дәресе
13.02.2016
8,9 нчы класс укучылары белән Парламент дәресе үткәрелде. Дәрескә авыл советы депутатлары Садиков Р.М., Котдусов Г.Х.катнаштылар.
-
Класс җитәкчесе конкурсы
10.02.2016
9 нчы февраль көнне Файзрахманова Г.Ф. Түнтәр урта мәктәбендә класс җитәкчесе конкурсында катнашып кайтты. Ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, тәрбия сәгате үткәрде, укучылар белән берлектә эшләгән проект эше дә тәгъдим ителде.
-
Очрашу
07.02.2016
6 нчы февраль көнне мәктәпне 10,20,30,40,50 ел элек тәмамлаган укучылар белән Очрашу кичәсе булды. Укучылар истәлекләре белән уртаклаштылар. Укытучыларга, мәктәпкә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы
04.02.2016
8 нче сыйныфларда һөнәр сайлау темасына әти-әниләр җыелышы үтте.
-
Профорентация эше
02.02.2016
7 класс укучылары һөнәрләр белән танышу максатыннан балалар бакчасында булдылар.
-
Әзерлек группасы эше
01.02.2016
Мәктәптә 1 нче класска керүче балалар белән әзерлек эшләре башланды.