МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
E-Mail: | sosnash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
Руководитель: | Галимов Ингель Абдуллович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 87 |
У нас учат: | 19 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Әниләр кичәсе
09.03.2016
8 март бәйрәме уңаеннан, 3 класс укучылары Әниләр кичәсе үткәрделәр. Чара концерт номерлары, конкурслар белән чиратлашып барды.
-
Бәйрәм иртәсе
09.03.2016
5 нче март көнне хатын-кыз укытучыларны һәм кызларны бәйрәм белән котлау иртәсе булды. Аны 6 класс укучылары үткәрделәр.
-
әбиләр кичәсе
09.03.2016
4 класс укучылары "Әбекәй, алтыным" дигән кичә үткәрделәр. Чара әбиләр турында чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Кышны озату
09.03.2016
6 нчы март көнне мәктәп территориясендә Кышны озату бәйрәме булды. Программада төрле уеннар булды, ярышлар үтте. Мәктәп коллективы барлык уеннарны үткәрүдә актив катнашты.
-
Чаңгы ярышы
02.03.2016
Мәктәптә 1-9 класслар арасында чаңгы ярышлары үтте. Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Ярышның спонсоры-Сосна күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Ситдиков Фирдәүс Габдулла улы. Рәхмәт сезгә.
-
Хоккей ярышы
02.03.2016
1 март көнне Сосна бозында 2006 нчы елгы малайлар арасында ООО "Сосна" призына хоккей ярышы булды. Ярышта 5 команда катнашты. Безнең команда 1 урынны яулады. Ситдиков Сәйдәш иң яхшы уенчы исеменә лаек булды. Ярышның спонсоры- Сосна күмәк хуҗалыгы, җитәкчесе Ситдиков Фирдәүс Габдулла улы. Укучыларыбызны һәрвакыт үзенең ярдәме белән куандырганы өчен җитәкчебезгә ихластан рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Чаңгы ярышы
29.02.2016
22 нче февраль көнне Чепьяда булып үткән чаңгы ярышында командабыз уңышлы катнашып кайтты. Нуриева Әдилә -2 урын, Гибадуллина Сөмбелә-2 урын, Ситдиков Сәйдәш-3 урын, Хафизова Диләрә -3 урын яуладылар. Афәрин, укучылар.
-
Котлыйбыз
26.02.2016
24 нче февраль көнне укучыларыбыз Малмыж шәһәрендә үткән "Татар шагыйрьләре тел турында" дигән әдәби бәйрәмдә катнаштылар. 2 класс укучы Ситдиков Сәйдәш, 3 класс укучылары Галлямов Райнур, Нуриева Әдилә, Шайхетдинова Айзилә, Сайфетдинова Илзия, Юсупов Алмаз, Гарипов Дәниф, 4 класс укучылары Шамилова Исламия, Ибрагимова Камиләгә Рәхмәт хатлары тапшырылды. 3 класс укучысы Шәйхетдинова Айзилә 2 урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Аҗаган-2016
23.02.2016
Ел саен үтә торган, укучылар көтеп ала торган "Аҗаган" уены булып үтте. Уенда кызыллар ротасы җиңү яулады.
-
Котлау
22.02.2016
22 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, котлау оештырдылар.