Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
E-Mail: | rim1905@yandex.ru, Kninskaya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 47 учеников и 8 воспитанников/Бездә 47 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Новости школы
Шәфкать туташлары белән очрашу
Опубликовано: 26.10.2016Үсмерләрнең киләчәк язмышын - укуын, хезмәтен, булачак һөнәрен билгеләгәндә, мәктәпнең һәм җәмәгатьчелекнең ярдәме зур. Бүгенге үсмерләрнең белмәгән нәрсәләре юк, ләкин алар үз тормышларын оештыруда, киләчәккә омтылуда көчсезләр. Укучы яшьләрнең аеруча авырсынган яклары - һөнәр сайлау, тормышта үз урыннарын билгеләү. Шуңа күрә, мәктәбебез бу мәсьәләгә зур игътибар бирә.
Төрле һөнәр ияләре белән очрашып, һәр профессиянең үзенчәлеге хакында даими әңгәмәләр алып барыла. Бүген мәктәбебездә гомерләрен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган, Гиппократ антына тугрылыклы кешеләр - шәфкать туташлары белән очрашу булды. Балаларга Мотыйгуллина Рания, Абдрахманова Рушания, Закирҗанова Зөһрә үз һөнәрләренең нечкәлекләрен, кирәклеген аңлаттылар. Бу һөнәрне сайлау өчен нинди фәннәрне үзләштерү зарурлыгын төшендерделәр.
К списку новостей