Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Гаилә бәйрәмнәре 23.03.2013

Мәктәптә 21 нче мартта - VIII сыйныф, 22 нче мартта - башлангыч сыйныф укучыларының "Гаилә" бәйрәмнәре узды.
-
Безнекеләр - беренче! 22.03.2013

22 нче мартта район беренчелегенә уздырылган 2000-2001 нче елда туган кызлар арасында волейбол ярышларында безнең мәктәп командасы (Состав: Ибрагимова С., Камалиева Л., Сабитова А., Самигуллина Ф., Гафурова З., Закирова Л., Сөнгатуллина Ф., Хафизова С., Юнысова Г.) - I урынны алды.
-
Мәктәбебез музее 20.03.2013

Мәктәбебезнең музей бүлмәсенә экскурсиягә Кенә балалар бакчасында тәрбияләнүче бер төркем балалар килде.
-
"Урман" дәресләре 19.03.2013

19 нчы март көнне барлык сыйныфларда "Урман" дәресләре үтте.
-
Афәрин, Айгөл! 18.03.2013

Ел саен республикада һәм районда үткәрелә торган "Созвездие" - "Йолдызлык" конкурсында актив катнашып килүче укучыларыбызның берсе - Айгөл быел да сынатмады! Үзенең матур җыры белән тамашачыны таң калдырды.
Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Айгөл!
-
"SaMoSтоятельные дети" 18.03.2013

Быелгы уку елында мәктәбебез укучылары Республика күләмендә оештырылган "SaMoSтоятельные дети" проектында актив катнашалар. VII сыйныф укучысы Мотыйгуллина Диларә бу проектта катнашучы балалар белән фикер алышып, мәктәп эшчәнлеген презентацияләп, "Костёр" лагеренда булып кайтты.
-
"Бозда очрашу" 14.03.2013

Мәктәптә быел да кичке "Бозда очрашу" уздырылды. Гаилә белән һәм сыйныфлар арасында төрле күңелле эстафета ярышлары үтте.
-
Дуслык җепләре 12.03.2013

Укытучылар һәм укучыларыбыз коллективы Казан шәһәрендә урнашкан гади булмаган мәктәп - Н.А.Галләмов мәктәбендә, тәҗрибә уртаклашып һәм хәйрия концерты куеп кайттылар. Бу мәктәп белән эшләр уңышлы булсын һәм дуслык җепләре өзелмәсен!
-
"Стресстан чыгу юллары" 11.03.2013

Мәктәптә психологлар эшчәнлеге дәвам итә. Бүген "Наз" социаль яклау бүлегеннән килгән психолог Закирова Гүзәл Нурулловна VI - VIII сыйныфларда "Стресстан чыгу юллары" дигән тема буенча эшләде.
-
"Дизайн" түгәрәге бүләкләр әзерләде 11.03.2013

Нәфис Әсхәтович Галләмов исемендәге мәктәпкә бер төркем укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз, Ю.Д.Куклачев методикасы буенча фикер алышырга һәм хәйрия концерты куярга Казанга юлга әзерләнде. Укучыларыбыз, таныш булмаган дусларына "Дизайн" түгәрәгендә, үз куллары белән бәйрәм открыткалары ясадылар. Күрегез, нинди матур открыткалар килеп чыкты бит, ә!





