• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51
Телефон: +7(843)-683-21-19
E-Mail: karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Зарипова Гульсина Фаиловна
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 174 обучающихся /174 укучы
У нас учат: 31 педагогов /31 укытучы

Новости МБОУ "Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова"

27 сентябрь - «Тәрбиячеләр көне”.

Опубликовано: 27.09.2013

 

Хөрмәтле балалар бакчасы тәрбиячеләре!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!
Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә эшли алмыйбыз: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә,

Әни кебек үзе мөлаем.

Зирәк сүзен кызганмаган

Бу дөньяда бар соң кем тагын?

Тәрбияче мәңге онытылмый

Хөрмәт-сөю һәрчак саклана.

 

Сабыйлары оясына очкан коштай

Вакыт табып сагынып кайталар.

Тәрбиячем, җанга якын кешем

Кыласыз сез бары изгелек.

Гамәл, киңәшегез үзегезгә

Бирсен иде бары игелек!

Без телибез сезгә олы бәхет,

Озын гомер, бетмәс шатлыклар.

Барыр юлларыгыз озын булсын,

Ашыкмасын килер картлыклар.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш –

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

 



К списку новостей