Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Муса Җәлил призына хоккей ярышлары 17.02.2018
17 февраль көнне гимназиябез бозында Муса Җәлил призына хоккей ярышлары узды. Зур көч белән Карадуган гимназиясе егетләре 1 урынны яуладылар. Күчмә кубок кабат гимназиягә кайтты. Молодцы!
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2018
Бүген бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбият укытучылары иртән укучыларны Җәлил шигырьләрен укып каршы алдылар.
Ә дәресләрдән соң Эльмира Масхутовна һәм Фәридә Фәритовна 5-7 нче сыйныф укчылары өчен Муса Җәлилгә багышланган конкурс оештырдылар
-
Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел 14.02.2018
Бөек язучы Лев Николаевич Толстойның тууына быел 190 ел була.Әлеге датага багышлап,гимназиябездә төрле чаралар башланып китте.
-
Изге Вәли- гашыйклар көне 14.02.2018
Бүген Изге Вәли- гашыйклар көне.Билгеле,безнең гимназия дә бу бәйрәмнән читтә калмады.Укучылар узләренең изге теләкләре язылган открыткаларын(валентинкаларын) дусларына,классташларына,укытучыларга тапшырдылар.
-
Гимназиядә районыбызның татар теле һәм әдәбият укытучыларының семинары 14.02.2018
13нче февральдә безнең гимназиядә районыбызның татар теле һәм әдәбият укытучыларының семинары узды.”Заманча педагогик технологияләр ярдәмендә укытуның нәтиҗәлелеген үстерү”темасына багышланган әлеге чарада татар теле һәм әдәбият укытучылары-Хаҗиева Фәридә Фәритовна 6нчы класста,Гарифуллина Эльмира Мәсхүтовна 9нчы класста ачык дәрес күрсәттеләр.
-
«Лыжня России 2018» 12.02.2018
10 нчы февральдә «Лыжня России 2018» чарасы шаулады.Безнең гимназиябез дә читтә калмады.Һәр сыйныфтан кызлар,егетләр чаңгы ярышында катнашты.Гимназиябез укучылары 3 төрле яшь категориясендә 1-3нче урыннар өчен көч сынаштылар.Молодцы,укучылар!
-
”Замечательный вожатый”конкурсының муниципаль этабы 09.02.2018
Республика күләмендә узучы”Замечательный вожатый”конкурсының муниципаль этабы узды.8нче февральдә Кече Лызи мәктәбендә узган әлеге чарада районыбыз мәктәпләреннән 21 әйдаман катнашты. Конкурстан бер генә укучы да буш кул белән китмәде.Аларның һәрберсенә катнашучы сертификаты,дипломнар тапшырылды.
Безнең гимназиябез данын яклап,үзенең осталыкларын күрсәтеп 11нче сыйныф укучыбыз Закирова Камилә катнашты.Күпкырлы талант иясе булган Камилә әлеге конкурста катнашып,”Самый творческий вожатый»номинациясе дипломы иясе булды.Чын күңелдән колыйбыз Камиләне
-
“Лучший работник сферы воспитания и дополнительного образования детей" республика конкурсы 08.02.2018
6 нчы февральдә гимназиябездә “Лучший работник сферы воспитания и дополнительного образования детей” исеме астында республика конкурсы кысаларында оештырылган “Воспитать человека”дип аталган өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручыларның профессиональ осталыкларын бәяләү конкурсының муниципаль этабы узды.Һәр укытучы конкурс номинацияләрендә күрсәтелгән юнәлешләр буенча кызыклы,бай эчтәлекле мероприятие әзерләгән иде.
-
Очрашу бәйрәме 06.02.2018
3нче февральдә очрашу бәйрәме булып узды.Туган мәктәбен сагынып,яратып очрашуга килгән кунакларның һәрберсе үз хатирәсе белән уртаклашты.Әлеге очрашу һәр кешенең күңелендә матур мизгелләре белән истә калды.
-
27 нче гыйнвар-Ленинград блокадасы өзелгән көн 27.01.2018
27 нче гыйнвар-Ленинград блокадасы өзелгән көн. Шушы истәлекле дата уңаеннан гимназиябезнең укучылар узидарәсе “Батырлык моңнары” акциясе уздыра. Иртән гимназиябезгә килгән һәр кешегә кулдан ясалган йолдызчыклар өләштеләр.Бүгенге дата турында мәгълүмат җиткерделәр