муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
"Милләтләр кроссы-2018" 15.09.2018

"Милләтләр кроссы-2018" мәктәбебездә оешкан төстә узды. Барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр әлеге чарада актив катнаштылар.
-
Ата-аналар жыелышы узды. 13.09.2018

Яңа уку елында беренче ата-аналар жыелышы узды. Жыелышта 2018-2019 уку елында алда торган бурычлар турында сөйләшенде. Шулай ук жыелышта авыл жирлеге башлыгы Ринат Гарафетдинович, Яңгул амбулаториясе врачы Фатима Вагизовна, район полиция вәкиле Раушания Ленаровналар катнашты.
-
Эвакуация 12.09.2018

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәптә эвакуация уздырылды. Эвакуациядән соң укучыларга кабат пожар куркынысызлыгы кагыйдәләре аңлатылды, пожар булган очракта нинди номерларга һәм нинди тәртиптә шалтыратырга кирәклеге искә төшерелде.Эвакуация вакытында Яңгул пожар бүлекчәсе хезмәткәре Хатимов Фәрит тә катнашты.
-
Кино карадык. 11.09.2018

Бүген безгә район кино күрсәтү үзәге бик матур фильмнар күрсәтте. "Байкалские каникулы" фильмында без пионерлар тормышы белән таныштык . Фильмнар барлык укучыларга да ошады.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә. 10.09.2018

Бүген 1 сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар таратылды.Әлеге элементларны һәр укучынын киеменә яки сумкасына беркетергә тиешлеге һәм анын нәрсә өчен кирәклеге анлатылды.
-
"1 сыйныф укучысына мәктәпкә исән-имин килергә ярдәм ит!" акциясе узды. 10.09.2018

Бүген 1 сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләре, мәктәпкә килгәндә һәм киткәндә кайсы юлдан йөрүнең уңайлы икәнлеге аңлатылды. Шулай ук урамдагы юл билгеләре белән танышу оештырылды.
-
Үзидарә җыены узды. 07.09.2018

Бүген "Хыял" балалар оешмасында үзидарә җыены узды. Укучылар үзидарәдә үзара эш бүлештеләр, уку елына эшләр планлаштырдылар.
-
Очрашу 05.09.2018

Бүген безгә кунакка район полиция бүлеге хезмәткәре Лилия Мухаметовна килде. Ул балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен даими үтәргә кирәклеген аңлатты,1 сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. 03.09.2018

Район күләмендә 15 августан-20 сентябрьгә кадәр "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" бара. Бүген иртәнге линейкада укучыларга әлеге айлык дәвамында узачак чаралар, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
"Бәйрәм белән, укытучым!" акциясе узды. 01.09.2018

Белем бәйрәме уңаеннан "Бәйрәм белән,укытучым!" акциясе узды. Акция барышында укучылар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәм котлап открыткалар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Шулай ук мәктәпкә бәйрәмгә килгән өлкән буын өчен чәй табыны оештырылды.









