муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Дус сыйныф серләре" 22.11.2018

Бүген 8 сыйныф укучыларының әти-әниләре "Дус сыйныф серәре" дип исемләнгән республика конкурсының район турында катнаштылар. Алар биредә визитка күрсәттеләр һәм проект якладылар. Чара алдыннан сыйныф уңышларын һәм тормышын чагылдырган күргәзмә эшләде.
-
Көрәштә тагын беренче! 19.11.2018

Район күләмендә татарча көрәш буенча ярышның чираттагысы "Труд" җәмгыяте призына узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең "Көрәш" түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты һәм матур күрсәткечләргә ирештеләр. Нәтиҗәдә команда 1 урынны яулады. Менә безнең батырлар: Хабибрахманов Р.-1 урын, Хакназаров С.- 1 урын.
-
"КАИ- крылья для жизни" 17.11.2018

"КАИ-крылья для жизни" республика фәнни-практик конференциясендә 11 сыйныф укучысы Шәфигуллин Искәндәр катнашты. Ул "Инфармацион технологияләр һәм программалаштыру" секциясендә чыгыш ясады һәм 1 урынны яулады.
-
Мини футбол 16.11.2018

Район күләмендә мини футбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең егетләр командасы 3 урынны яуладылар. Молодцы!
-
11 сыйныфлар сочинение яздылар. 16.11.2018

Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән сынау алды йомгаклау сочинениесе яздылар.
-
Очрашу. 16.11.2018

Бүген 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Балтач мәдәният йортында Казан дәүләт ветеринария академиясе һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетыннан килгән вәкилләр белән очрашуда булды. Биредә чыгарылыш сыйныф укучыларына һәнәр сайларга юнәлеш бирүче әңгәмәләр алып барылды.
-
Олимпиадаларның муниципаль этабы бара. 13.11.2018

Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы бара. Әлеге олимпиадаларда мәктәп турында җиңгән укучылар катнаша.
-
Волейбол 10.11.2018

Район күләмендә уздырылган спорт ярышларының барсында да катнашырга тырышабыз. Волейбол ярышында түгәрәккә йөрүче укучылар катнашты һәм призлы урыннар яуладылар.
-
Армспорт 07.11.2018

Каникул чорында Түбән Кама шәһәрендә армспорт буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярыш уздырылды.
-
ЕГЭ һәм ОГЭ га әзерлек 31.10.2018

Каникулның беренче көне булуга карамастан 9 һәм 11 сыйныф укучылары ОГЭ һәм ЕГЭга әзерләнүләрен дәвам итәләр.









