муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Өмә. 27.04.2019
Бүген мәктәп күләмендә язгы өмә узды. Өмәдә укучылар да, укытучылар да тырышып эшләделәр. Нәтиҗәдә мәктәбебез территориясе чистарып, матурланып калды.
-
Регионара конкурста катнаштык. 26.04.2019
Малмыж шәһәрендә Г.Тукай туган көнгә багышлап уздырылган иҗади- әдәби конкурста 1 сыйныф укучысы Абдуллина Л., 4 сыйныф укучысы Сафиуллина К., Гарипова Э. һәм 3 сыйныф укучысы Багауетдинов И. нар катнашты. Алар нәфис сүз, җыр номинацияләрендә җиңеп кайттылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
ТИМСС 25.04.2019
4 сыйныф укучылары ТИМСС эшләделәр.
-
Халыкара акциягә кушылдык. 25.04.2019
Бүген 8-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар, Бөек Ватан сугышына багышланган халыкара акциягә кушылып, тест биремнәре чиштеләр.
-
Очрашулар 25.04.2019
Бүген мәктәбебез башкала кунакларын каршы алды. Безгә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, танылган шагыйрь, галим Рифат Җамал, райондашыбыз, танылган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин килделәр.
-
Җиңү волонтерлары һәйкәл янын җыештыра. 24.04.2019
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы якынлашкан көннәрдә авылыбыз уртасында, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны, аның әйләнә -тирәсен чистарттык.
-
Тукай яши... 23.04.2019
Туган тел айлыгы кысаларында мәктәптә "Тукай яши..." исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Кичә барышында Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты яктыртылды, әсәрләре сәхнәләштерелде.
-
Отчет концерты куйдык 21.04.2019
Мәктәбебез традицион рәвештә ел саен отчет концерты куя. Чираттагы концертыбыз "Тормыш яме- яшәү тәме" дип аталды. Укучыларының дәртле биюләре, моңлы җырлары әти-әниләргә, авыл халкына бик ошады.
-
Күргәзмә. 18.04.2019
Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын чагылдырган күргәзмә ясалды.
-
"Тукай әкиятләрен рәсемгә төшерәбез" 17.04.2019
Туган тел айлыгы кысаларында 1-4 сыйныф укучылары арасында "Тукай әкиятләрен рәсемгә төшерәбез" дигән рәсем парады узды. Укучылар үзләре яраткан әкиятләрне рәсемгә төшерделәр.Соңыннан "иң оста рәсем ясаучы" укучыны ачыкладылар һәм ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.