муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Татар теленнән сынау имтиханы эшләдек.
10.03.2017
9 һәм 11 сыйныф укучылары ОГЭ һәм ЕГЭ ларга әзерлек максатыннан сынау имтиханнарында катнашалар. Бүген шундый имтиханны 9 сыйныф укучылары татар теленнән эшләделәр.
-
Без бергә!
09.03.2017
"Без бергә" дип исемләнгән республика күләмендә узучы фестиваль-конкурс кысаларында мәктәптә җыр, бию һәм шигырь бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр район конкурсында катнашачак.
-
"Бәйрәм белән!"
06.03.2017
8 март бәйрәме уңаеннан, "Хыял" балалар оешмасында, 5-8 сыйныф укучылары өчен "Бәйрәм белән!" исемле кичә узды. Кичәнең беренче өлешендә егетләр көче белән зур концерт куелды. Егетләребезнең чыгышлары бик матур булды, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Икенче өлештә кызлар командалары арасында кызыклы ярышлар оештырылды. Ярышта катнашкан кызларга төрле номинациядә мәктәп грамоталары тапшырылды. Кичәнең өченче өлеше чәй табыны артында узды.
-
Мәктәп газетасы дөнья күрде.
04.03.2017
"Хыял" балалар оешмасы членнары мәктәп газетасының чираттагы номерын чыгардылар. Әлеге газета, оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында, "Батырлык..." темасына багышланды. Газетада әлеге теманы яктырткан мәкаләләр урын алды.
-
Әлифба белән саубуллаштык.
03.03.2017
Бүген мәктәбебезнең 1 сыйныф укучылары әлифба китабы белән саубуллаштылар. Алар мәктәптә 6 ай дәвамында нинди һөнәрләргә өйрәнгәнлекләрен бүгенге бәйрәмдә әти-әниләргә күрсәттеләр. Укучылар үзләрен белем иленә алып кергән укытучыларына, әлифба китабына зур рәхмәт белдерделәр. Матур җырлар, дәртле биюләр бәйрәмгә ямь өстәде.
-
Әлифба бәйрәме.
02.03.2017
Мәктәбебезнең филиалы Борнак башлангыч мәктәбендә "Әлифба бәйрәме" узды. Бәйрәмдә укучылар мәктәптә уку дәверендә үзләштергән һөнәрләрен күрсәттеләр, үзләрен хәрефләр дөньясы белән таныштырган әлифба китабы белән саубуллаштылар.
-
"Уңган кызлар" бәйгесе
02.03.2017
9-11 сыйныф укучылары өчен 8 март бәйрәме уңаеннан "Уңган кызлар" бәйгесе уздырылды. Әлеге кичәдә 9 һәм 11 сыйныф кызлары көч сынашты. Егетләребез кызларны бәйрәм белән котлап матур җырлар, кызыклы скетчлар куйдылар. Кичәнең икенче өлешендә бәйрәм дискәтүге оештырылды.
-
Барлык һөнәрләр дә мактаулы.
02.03.2017
Мәктәптә һөнәр сайлау юнәлешендә күп эш алып барыла. Төрле профессия кешеләре белән очрашулар, экскурсияләр еш оештырыла. Шундый оччрашуларның берсе Яңгул авылында урнашкан мөгезле эре терлек фермасында узды. Укучылар биредә эшләүчеләр, фермадагы эш тәртибе, төрле техника белән таныштылар.
-
"Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә!"
28.02.2017
Оборона- масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә "Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм саф һавада үтте. Гаиләләр спортта үзләрен сынап карадылар. Шул ук вакытта килгән кунаклар самоварь чәе белән кайнар коймактан да авыз иттеләр. Ярышта катнашкан гаиләләргә мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
ГТО нормалары тапшырдык.
27.02.2017
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район күләмендә ГТО нормалары тапшырдылар.