муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Район семинары узды. 17.11.2017
Мәктәбебездә дәвамчанлык буенча район күләмендә практик семинар узды. Әлеге семинарда 4 һәм 5 сыйныфларда әйләнә-тирә, технология, физкультура, тарих фәннәреннән дәресләр күрсәтелде.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 16.11.2017
1 чирек йомгаклары буенчча мәктәп күмендә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта директор Наил Шамилевич, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленина Камилевна, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузия Шагинуровна, җирле үзидарә башлыгы Ринат Гарафетдиновичлар чыгыш ясадылар.Әти-әниләр беренче чирек нәтиҗәләре, укыту планындагы үзгәрешләр белән таныштылар.
-
Лидерлар җыенында катнаштык. 15.11.2017
Район үзәгендә лидерлар җыены узды. Биредә һәр мәктәптән актив укучылар катнашты. Безнең "Хыял" балалар оешмасыннан Диләрә Хайруллина катнашты. Алар район балалар оешмасының җитәкчесен сайладылар. Сайлаулар ябык тавыш бирү юлы белән узды. Шулай ук җитәкчегә ярдәмчеләр билгеләнде, киләчәккә планнар корылды.
-
Инглиз теленнән мониторинг узды. 14.11.2017
Бүген 4, 6, 8 сыйныф укучылары инглиз теленнән мониторинг эшләделәр.
-
Интернет олимпиадаларда катнашабыз 07.11.2017
Башлангыч сыйныф укучылары бик теләп интернет олимпиадаларда катнашалар һәм урыннар яулыйлар.
-
Волейбол ярышы. 03.11.2017
Район күләмендә, 2003-2005 нче елгы кызлар арасында, волейбол ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән волейбол командасы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Алар 3 урынны яуладылар, молодцы!
-
ОГЭ һәм ЕГЭларга әзерлек. 30.10.2017
Мәктәптә көзге каникуллар башланды. Шуңа да карамастан 9 һәм 11 сыйныф укучылары, ОГЭ һәм ЕГЭларга әзерлек максатыннан, сынау имтиханнары тапшырдылар. 9 сыйныф укучылары математикадан, ә 11 сыйныф укучылары рус теленнән үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар.
-
"Көзге яфрак" бәйрәме. 27.10.2017
1-4 сыйныф укучылары мәктәп күләмендә узган "Көзге яфрак" бәйрәмендә катнаштылар. Алар кызыклы конкурсларда, мавыктыргыч уеннарда теләп катнаштылар. Бәйрәмдә көзгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады.
-
"Россия укучылар хәрәкәте" слетында катнаштык. 26.10.2017
Район күләмендә "РДШ" ның тууына 2 ел булу уңаеннан слет уздырылды. Әлеге слетта "Хыял" балалар оешмасы членнары да катнашты.
-
ВПР 26.10.2017
5 сыйныф укучылары рус теленнән тикшерү эше эшләделәр.