муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Профилактик әңгәмә. 21.02.2018
Бүеген полиция бүлегеннән Раушания Ленаровна килде. Ул 5-8 сыйныф укучылары белән очрашып аларга мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат аңлатты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Туган тел көне. 21.02.2018
21 февраль- туган тел көне. Шушы уңайдан "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Кичәдә туган телебезгә багышланган шигырьләр, канатлы сүзләр яңгырады һәм викторина уздырылды
-
Газета чыгарылды. 20.02.2018
Мәктәптә оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында стена газетасы чыгарылды. Әлеге газетаны "Хыял" балалар оешмасының нәшрият министрлыгы чыгарды. Газета, исеменнән күренгәнчә, батырлык темасына багышланды.
-
Ял кичәсе. 16.02.2018
14 февраль- гашыйклар көне уңаеннан ял кичәсе уздырылды. кичәнең беренче өлешендә кызыклы ярышлар уздырылды, ә икенче өлешендә бәйрәм дискотекасы үтте.
-
Чираттагы ачык дәрес физкультурадан узды. 15.02.2018
Чираттагы ачык дәрес физкультурадан узды. Аны физкультура укытучысы Фәргать Наилевич 5 сыйныфлар белән уздырды.
-
Һәйкәлләргә игътибарлы булыйк! 15.02.2018
"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!" Безнең "Хыял" балалар оешмасы укучылары авылыбыз һәйкәлләрен гел игътибар үзәгендә тоталар, даими рәвештә кардан чистартып торалар.
-
Батырлык... 14.02.2018
Оборона - масса һәм спорт айлыгы кысаларында сыйныфларда "Батырлык" темасына әңгәмәләр уздырыла. Шундый әңгәмәләрнең берсе 3 сыйныфларда узды. Аны сыйныф җитәкчесе Ландыш Хәертдиновна уздырды.
-
Рус теленнән ачык дәрес. 14.02.2018
Буген рус теле укытучысы Лилия Маликовна 8 сыйныф укучылары белән рус теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучыларның әти-әниләре һәм укытучылар катнашты.
-
Спорт ярышлары дәвам итә. 14.02.2018
Оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәптә спорт ярышлары дәвам итә. Буген 1-4 сыйныф укучылары арасында кул көрәше буенча ярыш булды.Озак кына тартышканнан соң җиңүчеләр дә билгеле булды.Кызлар арасында 1 урында- С. Мәликә (1кл),Г.Алия (2кл), Ф.Алия (3 кл), Н.Алинә (4 кл); 2 урында- З.Диләрә (1 кл),Г.Зөхрә (2 кл), М.Зөлфия (3 кл); 3 урында-Ш.Алия (1 кл.), Ф.Сиринә (2 кл), В.Наилә (3 кл). Малайлар арасында 1 урында - Г.Раяз (1 кл.),Б.Ислам (2 кл.), С.Раил (3 кл.),А.Илдан (4 кл.); 2 урында - З.Инсаф (1 кл.), З.Илдан (2 кл.),М.Искәндәр (3 кл.),Ш.Инсаф (4 кл.); 3 урында- Х.Әмир (1 кл.), Х.Булат (2 кл.), А.Динар(3 кл.), Ф.Илназ (4 кл.).
-
ОГЭга әзерлек. 14.02.2018
9 сыйныф укучылары бик тырышып ОГЭларга әзерләнәләр. Аларга даими консультацияләр, сынау имтиханнары уздырылып тора. Шундый сынау имтиханының чираттагысы рус теленнән үтте.