МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
«Соңгы кыңгырау-2026»
Опубликовано: 26.05.2026Соңгы кыңгырау, соңгы дәрес, дип унбер ел мәктәптә белем, аң-зиһен туплап олы тормыш юлына чыгып киткән буын без. Һәм хәзерге чыгарылыш сыйныф укучыларына карыйсың да, хатирәләр яңара, китәр вакыт җиткәч, китәселәр килми шул ул, бераз тоткарланасы, кадерләнеп, назлы песидәй сырпаланып аласы килә. Чөнки нәкъ менә әлеге «Соңгы кыңгырау»да чыгарылыш карлыгычларын мактыйлар, изге теләкләр телиләр, – иң матур, якты мизгелләр шушы «Соңгы кыңгырау» тантанасыннан башлана да инде. 26нчы май көнне районыбыз мәктәпләрендә уку елы тәмамлануны белдереп «Соңгы кыңгырау» чыңлады. Тәэсирле мизгелләр тантаналы линейкада дәвам итә, – күңелгә тия торган күренешләрдән еламый түзеп кара! Бәйрәмгә кем ничек якын килә инде, Балтач гимназиясендә менә елдагыча, традицион тәртиптә әзерләнгәннәр, беренчеләр үзләреннән зур чыгарылыш абый-апаларына кәгазь самолетиклар бүләк итте, шигырьләр сөйләделәр, 11 сыйныфлар вальс биеде, изге теләкләрен ирештерде, әти-әниләр дә рәхмәт әйттеләр, матур теләкләр җыр аша да яңгырады, беренче укытучылары да килгән, алар да күркәм йолага тугры калып, беренче сыйныфтан бирле саклап тоткан балаларның уку-язу дәфтәрләрен тапшырдылар. 9 сыйныфлар гитарага җырлады. Балтач гимназиясенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты, уку алдынгыларына бүләкләр, мактау таныклык-лары тапшырды.
– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укучылар, укытучылар, остазлар, – дип башлады сүзен Рамил Нотфуллин Рәсәй һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң. – Бүгенге «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары ныклы хәзерлек белән килделәр. Уку дәверендә сезгә укытучыларыбыз белем генә биреп калмадылар, алар сезгә ватанпәрвәрлек, сабырлык, кешелеклелек сыйфатларына ия булырлык дәрәҗәдә тәрбия бирергә тырыштылар (бу урында укучыларның тантанага кадәр остазларыннан киңәш-табыш ишетеп, гыйбрәтле сүзләрдән генә торган видеофильм тәкъдим итүләрен дә әйтергә кирәк, чыгарылыш 9 сыйныфларда күңелгә тиярлек сыйныф сәгате булды, мәсәлән. ав.) Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзегезгә белем биргән, олы тормыш юлына әзерләгән укытучыларыгызны онытмагыз, мәктәп елларының иң истәлекле хатирәләре булган «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен дә күңел түрегездә саклагыз, хәзер инде алдыгызда зур җаваплылык – имтиханнар чоры.
592 бала белем алган Балтач гимназиясен быел 19 унберенче һәм 70 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. 2025-2026нчы уку елы гимназия өчен нәтиҗәле булды, коллектив 1 миллионлык грант ота алды, укучылар да, укытучылар арасында да хәйран суммалы грантлар отучылар бар, республика олимпиадасында 71 призлы урынга ия, төбәкара олимпиадада 19 укучысы урын алды. Балтач гимназиясе директоры Айгиз Миңнемуллин һәрбер уңышка куана, тантанада яшь театр артистларын иҗади киңлекләргә алып чыккан Алсу Илдаровнага Рәхмәт хаты тапшырылуында, махсус хәрби операциягә гуманитарканы оештырып җибәрүдә актив эшчәнлек алып барган укытучылар Равилә Шәрипова белән Гөлфия Шакирова полк командирының Рәхмәт хатына лаек булуларында да директорның һәр эшкә җитди карап стимул бирүе әнә шулай зур уңышларга этәрә. Командирның Рәхмәт хаты директорның үзенә дә бар иде һәм аны үзе дә махсус хәрби операциягә даими булышучы, Ватанны саклаучыларның гаиләләренә рәхимлелек күрсәтүче Рамил Нотфуллинның тапшыруы дәрәҗәле булды. Матур узды «Соңгы кыңгырау» бәйрәме, һава шартлары да кояшлы-җылы җилле көнен кызганмады, Аллаһ Раббыбыз яңгырын да яудырмый торды. Ветеран укытучылар, гимназияне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы студентларны күрү бәйрәмнең ямен арттырды гына. Чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф бүлмәләре шарлар белән бизәлгән, өстәлләрендә чыгарылыш альбомнары, исемнәре атап язылган тәмле капкейклар, чәчәкләр... Бик матур көн булды, күңелләр тулды, балалар өчен сөенечләр артты, нинди бәхетле бит алар, әти-әниләр бәйрәмгә нәрсә кирәк барысын да булдырган, инде илләргә иминлек килсен дә, балаларыбызга бәхетле көннәр, якты киләчәк насыйп булсын!
«Хезмәт» Балтач район газетасы
Источник: Администрация
К списку новостей














