• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 592 обучающихся/ 592 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

Балтач гимназиясенең хисап концерты

Опубликовано: 20.05.2026

Тыңлачы сандугач...Әдрән диңгез...Гимназия мөгаллимәләре биюе, беренчеләрнең вальсы...Янәдән яңалык, янәдән соклану, янәдән күңелләр сөенә... Төрле фән буенча олимпиадада җиңүчеләр белән сәхнә тулды. Фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләрне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов шәхсән үзе котлады. Хәтта директор Айгиз Миңнемуллин котларга чыккач үзе дә дулкынланды, дулкынланмаслык мыни, Гыйматдинова Камилә берүзе җиде олимпиададан призлы урын алып кайткан, Сафина Мәрьям Рәсәй олимпиадасына кадәр үтте, Ел укучысы булып та танылдылар. Тагын бик күп укучыларны әйтергә була монда, алар барысы да сәхнәдә хөрмәтләнде. Иганәчеләрнең исемнәре сәхнәдәге экранда балкыды, махсус хәрби операциягә булышучыларны алып баручылар Марина Васильевна белән Нәргизә Ниязовна сыйныфлап, фамилияләп санап чыкты. Гимназия спортчылары белән янә сәхнә тулды, Әмир Сөнгатуллин, Алия Исрафиловаларның дәвамчылары үсә, моның өчен физкультура укытучысы Рәлиф Әскаровка зур рәхмәт. Гел бер төрле генә дәрәҗәләр бирми бит ул спорт, менә хәзер гимназиянең йөзүчеләре дәрәҗәле урыннар ала башлады, спорт остасы Зарипова Нәргизә быел гимназиянең Ел спортчысы булды. Хисләр ташкыны күп булды хисап концертында, горурланып утырдым дип фикер белдерүчеләр дә, икенче елга мин дә баламны җиңүләргә рухландырачакмын дип әйтүчесе дә булды. Бик ошады концерт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та, районның спорт буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илназ Петров та, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов та биредә иделәр, сәхнәгә менделәр, котладылар, горурландылар. Иҗади, һөнәрле укучыларыбыз да күп икән, нинди генә бәйгеләрдә катнашмаганнар алар! Гимназиянең активистларын быел да бүләкләделәр. Равилә Шәрипова белән Гөлфия Шакирова әзерләгән активистлар алар, күзләренә генә каратып тоталар әлеге Алдынгылар хәрәкәте укучыларын. Ел укытучысы булып Чулпан Рафисовна танылды, бик көчле укытучы, оештыру сәләтенә дә ия, әти-әниләр белән эшчәнлеге дә мактауга лаек. Тагын бер ел укытучысы - ул рәсем укытучысы Лариса Степановна, рәсем сәнгатенә хирыслыгын укытучыларына да җиткерә белү сәләтенә ия. Матур мизгелләр күп булды концертта, чыгарылыш сыйныф укучылары елаттылар да, елмайттылар да, алда утырган әниләренә чәчәкләр дә бүләк иттеләр. Янымдагы әнинең улы белән кочаклашуын шәрехләп кенә бетерерлек түгел, биләүдә чакта күпме йокысыз төннәр, үсә төшкәч күпме тәрбия, үгет-нәсыйхәт яшеренгән анда. Бәхетләре булсын, карлыгачларның!
Концертны физика фәне укытучысы, күренекле җырчы Азат әфәнде дәртле җыры белән төгәлләде, зал сәхнәдәге укытучыларны басып алкышлады. Рәхмәт сезгә, кадерле укытучылар, сез булмасагыз, кем бирер иде икән безнең балаларга тирәнтен белемне, кем аларның уңышларын күрер, кем бүләкләр, кем яңа үрләргә рухландырыр, кем орышыр, кем яклар, кем уңышларына куаныр иде икән?! Ярый әле сез бар!!! Уңышлар сезгә дә, әти-әниләргә дә, балаларга да! Иганәчеләр юмарт булса, чаралар да менә шулай күтәренке рухта һәм матур уза дигән фикерне дә өстәп куясы килә. Чиксез рәхмәт спонсор әти-әниләргә. Балтач гимназиясенең хисап концерты әнә шулай, һәрвакыттагыча билгеле бер югарылыкта узды.

«Хезмәт» Балтач район газетасы

Фоторепортаж

Видео (сылтама)

Тулырак (сылтама)

 


Источник: Администрация

К списку новостей