МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Балтач гимназиясенең хисап концерты
Опубликовано: 20.04.2026Район мәдәният үзәгендә Балтач гимназиясенең хисап концерты булды. Елдагыча гаҗәеп концерт куйды балаларыбыз. Ватанны ярату йөрәк тибешеннән башлана, ди җаны-тәне белән ватанпәрвәр алып баручы Венера Мостафина. Патриотлыкны ачып бетерү өчен һаман да нидер җитми кебек иде һәм менә гимназия ул җитмәүчелекне туган якны ярату, телләрне хөрмәт итү, бөек шәхесләребезне зурлау, дуслыкның кадерен белү, балачакны сагынып яшәү хисләре һәм дә нәни йөрәк тибешләре аша ачып бирә алды. Бөтенлек, бердәмлек сизелеп торган әлеге концертны музыка укытучысы Римма Рифовна белән соңгы елда гына кайтып белем бирә башлаган, шул ук вакытта хореограф та булып эшләүче Нәргизә Ниязовна әзерләгән. Искиткеч булды, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов соклану катыш теләкләрен бик мулдан әйтте, гимназия директоры Айгиз Миңнемуллинның горурлыгы якты, шат йөзеннән үк күренде. 14нче май гимназия тагын концерт куярга җыена, анысында инде алдынгыларны да тәбрикләячәкләр, ә алдынгылар, лидерлар биредә чиксез күп. Тагын бер бәрәкәтле концертта очрашырга насыйп булсын! «Хезмәт» Балтач район газетасы
Источник: Администрация
К списку новостей














