• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 594 обучающихся/ 594 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

2нче февраль - Россиядә Хәрби дан көне

Опубликовано: 02.02.2026

2нче февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн буларак искә алына.1943нче елның февраль аенда Сталинград астында барган канкойгыч бәрелешләрдә Совет Кызыл Армиясе фашист гаскәрләрен чигенергә мәҗбүр итә, шәһәр тулысынча фашист камалышыннан азат ителә. 1942нче елның 17нче июленнән 1943нче елның 2нче февраленә кадәр, ике чорга бүленеп, бертуктаусыз дәвам иткән әлеге коточкыч бәрелешләр вакытында ике яктан да 2 миллионнан күбрәк кеше һәлак була. Һәр урам, һәр йорт өчен барган сугышта Сталинградның вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә, шәһәр тулысынча җимерелә, хәрабәләргә әверелә. Сталинград астындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Шушы бәрелештә Совет Кызыл Армиясенең өстенлекле калуы, җиңүгә ышанычны ныгыта. Сталинград афәтен үз башларыннан кичергән солдатлар арасында райондашларыбыз да булган. Дошман тырнагыннан безгә дигән тынычлыкны үз гомерләре хисабына яулап алучы каһарманнар батырлыгы тиңдәшсез. Ил иминлеге бәрелеш-сугышлар белән әле дә сынала. Күкләребез тыныч булсын, сугыш афәтләре, хәсрәтләрдән ерак торсак иде.


Источник: Администрация

К списку новостей