• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 593 обучающихся/ 593 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

Балтач гимназиясе дә бүген укучыларын кабул итте

Опубликовано: 01.09.2025

Балтач гимназиясе дә бүген укучыларын кабул итте. Барлыгы 593 укучы гимназия ишекләрен ачып керде, тантаналы мизгелләрдә катнашты. 1нче сыйныфка 51 укучы кабул ителде, чыгарылыш 11нче сыйныфта 19 укучы белем алачак. Тәҗрибәле мөгаллимәләр Лилия Низаметдинова 1нче А, Гөлназ Шәрәпова 1нче Б, Гөлмирә Халикова 1нче И сыйныф укучыларын кабул итеп алдылар. Зур уңышлар сезгә, нәниләр, әти-әниләре дә балаларының куанычларын уртаклашырга килгән, бу инде традиция, еллар дәвамында сузылган белем йорты белән әти-әниләр арасындагы җылы мөнәсәбәт. Балтач гимназиясе укучыларын, укытучылар коллективын бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры  урынбасары Илдар Фатыйхов, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, батыр көрәшчебез, Бөтендөнья чемпионы Айдар Хәйретдинов килде. Тәүге кыңгырау чыңын яңгырату 11нче сыйныф укучысы Нияз Петров белән 1нче сыйныф укучы Сәлмә Сәүбановага тапшырылды. Гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин, мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Петрова җиткергән изге теләкләр, максат- бурычлар тормышка ашсын, зурдан-зур уңышлар кабатлансын!Бәйрәм белән сине, гимназия!
Гимназиядән ерак түгел генә урнашкан иман йортыннан Рамил хәзрәт тә ел да килә бирегә, ел да изге ниятләрен җиткерә, 1 сыйныф укучыларына бүләкләр алып килә. Киләчәгебез иманлы, рәхимле, мәрхәмәтле булсын! Ул рәхимлелекне бүген гимназиядә күреп булды - илдәге вәзгыятькә битараф калмыйча, гимназия солдатларга гуманитар ярдәм җыюны оештырды, әти-әниләр, балалар бу акциядә бик актив катнашты, тартмалар тулып торды, «Форпост» егетләре урнаштырып торды.  Җәйге ялда укучылар төрле эш урыннарында хезмәт куйдылар, аларга урындагы җитәкчеләр бүләкләр җибәргәннәр. Хезмәт тәрбиясе балаларның тормышында бәрәкәтле урын алсын. 
- Узган уку елында 9 медалистыбыз булды, 31 укучыбызның барысы да үзләре теләгән һөнәр буенча укырга керә алды, - дип куана гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин. - Балалар, бәхетне юлдан эзләмәгез, белемнән эзләгез. Милләтебез, халкыбыз, районыбыз, республикабыз өчен лаеклы алмаш булырсыз дип ышанып калам. 


Источник: Администрация

К списку новостей