• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 593 обучающихся/ 593 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

«Дуслык учагы»

Опубликовано: 28.05.2025

Бүген Балтачта 58 тапкыр «Дуслык учагы» гөрли. Ярты гасырдан артык элек башланган дуслык торган саен ныгый, республика һәм өлкәара икътисадый, политик мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Балалар кулы белән торгызылган «Дуслык учагы» өч республика балаларын тигез дәрәҗәдә җылыта, аларны берләштерә. 1966нчы елда Киров өлкәсенең Ральник авылында үткән беренче «Дуслык учагы»ның инициаторы Чепья урта мәктәбенең пионервожатые Фәрт Гыйльманов булуын онытырга ярамый. Димәк, беренче учакны безнеке дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Нарат, каен, юкә агачлары белән әйләндереп алынган аланда үткән тәүге слетта укучылар бер-берләре белән танышып, үзара сувенирлар алыша, спорт чараларында көч сынаша, үзешчән сәнгать конкурсында катнаша. Икенче слет Чепья җирлегендә үтә. Бу учак күпләр күңеленә Фәрт Гыйльманов җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән истә кала. Өченче учакны Мари Иле Республикасының Арбор авылында кабызалар. Ул МАССРның 50 еллыгына багышланып, «Ленин йолдызлары, балкыгыз!» девизы астында үтә. Инде менә 60 елга якын меңләгән бала, укытучылар, өч республика халкы күңелендә дуслык җепләре ныгый. Балалар дуслыгы өлкәннәрдә дәвам итә. «Дуслык учагы»нда катнашучы балаларның шат йөзләрен күреп, ирексездән дөнья мәшәкатьләре онытыла, проблемалар юкка чыккандай була. Чара елдан-ел камилләшеп, төрле эш формалары белән баетыла. Әмма дуслык кына үзгәрешсез кала. Хәер, анысы да нәни күңелләрдә дөрләп яна. Шулай гына булсын. Дуслык учагы мәңге сүнмәсен. «Дуслык», «Эшъяськон», «Дружба», «Кельшымаш» сүзләре һәрчак горур яңгырасын.


Источник: Администрация

К списку новостей