МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Чыгарылыш кичәсе
Опубликовано: 22.05.202522нче май көнне Балтач гимназиясенең 4нче инженер сыйныфының чыгарылыш кичәсе узды. Халикова Гөлмирә Ирековна җитәкчелегендәге кичә югары дәрәҗәдә һәм җылы атмосферада үтте. Чара башында укучыларның укудагы һәм иҗтимагый эшчәнлектәге уңышлары билгеләп үтелде. Соңыннан укучылар инглиз телендә «Снежная королева» спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакль Ганс Христиана Андерсенның мәшһүр әкияте мотивлары буенча сәхнәләштерелгән иде. Укучыларның сәхнә осталыгы, инглиз телендәге чыгышлары һәм костюмнары тамашачыларга, әти-әниләргә зур тәэсир калдырды. «Бу спектакль балаларның телне тирәнтен өйрәнүенә, иҗади сәләтләрен үстерүгә зур этәргеч булып тора. Һәр бала үзенең иҗади сәләтен, осталыгын төрле яклап ачты», – ди җитәкчеләре Миләүшә Йосыпова һәм Гөлмирә Халикова.
Источник: Администрация
К списку новостей