МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Республикакүләм «Сәйяр» театр фестивале республика бәйгесенең муниципаль этабы
Опубликовано: 28.04.2025Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары, «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры» белән берлектә оештырылучы республикакүләм «Сәйяр» театр фестивале республика бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде. Ул мәктәп, район, зона һәм республика турларын үз эченә алып, 2025нче елныӊ январеннән май аена кадәр дәвам итә. Шушы көннәрдә фестивальнең муниципаль этабында җиңү яулаган коллективларны Норма мәдәният йортында узган чарада бүләкләделәр. Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм милли мираска сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Бәйгегә 49 спектакль тәкъдим ителде. Урыннарны билгеләгәндә, татар, удмурт, мари телендә куелган спектакльләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4нче сыйныфлар, 5-8нче сыйныфлар, 9-11нче сыйныфлар төркемнәренә бүлеп каралды.
I урынны алган коллективлар:
- «Балтач гимназиясе» (5-8нче сыйныфлар арасында). Җитәкчесе: А.И.Хәкимҗанова
- «Балтач гимназиясе» (9-11нче сыйныфлар арасында). Җитәкчесе: Р.В. Шәрипова
III урынны алган коллективлар:
- «Балтач гимназиясе» (1-4нче сыйныфлар арасында). Җитәкчесе: А.И.Хәкимҗанова
«Сәйяр» театр фестивале республика бәйгесенең муниципаль этабында 1, 2, 3нче урынны алучыларга һәм лауреатларга Балтач район башкарма комитеты мәгариф идарәсенең дипломнары һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең бүләкләре тапшырылды.
Источник: Администрация
К списку новостей