МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Бүген Халыкара фашист концлагерьларының элекке тоткыннарын искә алу көне
Опубликовано: 11.04.202511нче апрель Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән, фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый. Бүген Халыкара фашист концлагерьларының элекке тоткыннарын искә алу көне. Бөек Ватан сугышы елларында Алмания һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концентрация лагере эшләгән. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була.
Алмания территориясендә һәм ул аккупацияләгән илләрдә 14 меңнән артык концентрацион лагерь, гетто һәм төрмә булган. Нацистлар үзләре таныганча, шундый урыннардагы тоткыннарның, ә алар гомере 1 елга да тулмаган, нацистларга 1,5 мең рейхсмарка саф табыш биргән. 1945нче елның 11нче апрелендә, Алмания территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә. Соңрак әлеге дата, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән, фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый. Балтачта әлеге дата уңаенан искә алу чаралары узды.
Источник: Администрация
К списку новостей