• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: baltasigim@yandex.ru, G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 602 обучающихся/ 602 укучы
У нас учат: 61 учителя/ 61 укытучы

Новости

Балтач гимназиясендә театр коллективлары җиңүләр яулый

Опубликовано: 12.03.2025

Бүгенге көндә педагог алдында торган төп бурычларның берсе - һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Моңа ирешүнең төрле юллары бар. Шуларның берсе - баланы сәхнәгә тарту. 2024нче елдан мин Балтач гимназиясендә «Хыял» театр түгәрәген оештырырга булдым. Чыннан да, сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә. Беренчедән, түгәрәккә йөргән баланың ана теленә мөнәсәбәте үзгәрә, бала матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә. Икенчедән, укучыда аудитория алдында үзен иркен тоту, югалып калмау, кыю булу кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Өченчедән, түгәрәк - ата-аналар белән элемтәне ныгыту өчен дә бик тә нәтиҗәле юл. 
Мәктәптә театр түгәрәге оештыру җиңел дә, шул ук вакытта бу эшнең үз кыенлыклары да бар. Җиңел, чөнки балаларга артист булып карау, сәхнәдә чыгыш ясау бик ошый. Сәхнә югарылыгында бер уңыш казандыңмы, ул сине тылсымлы көче белән үзенә тартып тора. Авыр, чөнки уңышка ирешү өчен, укытучы үзе билгеле бер күнекмәләргә ия булырга тиеш. Бала репликаларны, хәрәкәтләрне башта җитәкчесе артыннан кабатлый, аннан соң гына мөстәкыйльлеккә өйрәнә башлый. Түгәрәк җитәкчесенең психолог булуы да мөһим. Бер генә баланы да, таланты юк дип, кире борырга ярамый. Беренчедән, баланың сәләте тиз генә ачылап китмәскә мөмкин, икенчедән, сәләтсез дип табылган очракта да, син балага катлаулы булмаган роль бирәсең икән, ул киләчәктә синең уң кулыңа әйләнергә мөмкин. Балалар эшчәнлеген хуплау, аларга тиешле бәя, көч, дәрт бирә белү зур әһәмияткә ия. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү дә бик мөһим. Ярты юлда торып калдыңмы, икенче вакытта бала сиңа инде ышанмаячак, түгәрәккә килмәячәк. 
Күптән түгел оешкан «Хыял» театр төркеменең үзенең уңышлары да бар. Театр түгәрәгенә йөрүче балалар сәләтле балаларны барлау, аларда татар телен үстерүгә кызыксындыру уяту максатыннан уздырылган республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабында катнашып, үз көчләрен сынадылар. Укучылар үзләренең сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен дәлилләп, уңышлы чыгыш ясадылар. «Хыял» төркеме Кояш Тимбикованың «Алтын алмалар» спектаклен уйнап, беренче урынга лаек булды. Драма түгәрәгенең төп максаты - булачак артистлар әзерләү түгел, ә баланы катлаулы базар икътисады шартларында тормышка яраклашырга өйрәтү. Бүген лаеклы хезмәт урыны табу өчен, югары белемле булуың өстенә, матур итеп сөйләшә белү, фикереңне аңлаешлы, ачык итеп әйтеп бирә белү, үзеңне ышанычлы, тәвәккәл, тәрбияле итеп тота белү дә кирәк. Балада шушы тормышчан сыйфатларны тәрбияләүдә үземнең өлешемне кертәм икән, димәк, минем хезмәтем бушка түгел, дип яза Рәйсә Васил кызы Шәрипова Балтач гимназиясе укытучысы.


Источник: Администрация

К списку новостей