МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 602 обучающихся/ 602 укучы |
У нас учат: | 61 учителя/ 61 укытучы |
Новости
Аэлита Трофимова, Балтач гимназиясенең 7нче И сыйныфы укучысы
Опубликовано: 14.12.2024Ришвәтчелек җәмгыятьне таркатучы күренешләрнең берседер. Гомеренең күп өлешен эчке эшләр бүлегендә эшләп, соңрак җәмәгать судьясы булып китә ул. Шушы вазыйфасында менә инде 2 дистә елга якын халыкка хезмәт күрсәтә. Аның күз алдыннан нинди генә язмышлар үтми дә, кемнәр белән генә очрашырга туры килми. Үтә гади, самими, эчкерсез һәм зыялы булу өстенә, һәркем күңеленә юл табып, үзенең төпле киңәшләрен бирүе белән күпләрнең ихтирамын яулауга ирешә. Күпме кешенең язмышын уңай хәл иткәндер дә, күпме гаиләне таркалудан саклап калгандыр, бер Ходай белә. Гадәттә, андый урында эшләүчеләр яхшы чит ил машиналарында йөри, күп катлы йортлар сала, елга ике мәртәбә чит илгә ялга китә, чит ил банкларында ачылган исәп-хисап счётларында да саллы гына суммалар саклана. «Гадел эшләп алган хезмәт хакы гына моның барына да җитә микән?» - дигән сорауга җавапны аның яшәү рәвешеннән табарга мөмкин. Ул бик күпләр кебек бик гади яши, соңгы модель чит ил машинасына да кызыкмый, күпкатлы йорты да, шәһәрдә фатиры да юк иде. Гади халыкка ят булмаган кредитларының күпме икәнлеген үзе генә белә. Аның кебекләр сирәк: зыялы, гадел, гади халыкның хәлен аңлап, һәр мәсьәләне төптән уйлап, дөрес хөкем йөртә. Ришвәтчелек сүзе аңа бөтенләй ят. Әнисенең тәрбиясе канына шулкадәр нык сеңгән, ришвәт алу түгел, кеше өлешенә керү, «кесә калынайту» өчен җиңел юллар эзләү турында ул уйлап та карамый. Бу урында Мәгъсүм Насый-буллинның «Син тикшерүче бит, сиңа ышаныч!» - дигән сүзләре исемә төште. Мәгъсүм ага да бөтен гомерен гадел хезмәткә багышлый. Бүгенге көндә эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләр аның кебек булса, җинаятьчелек белән эшләү үзгә булыр иде, мөгаен. Менә шундый закон сагында торучылар күбрәк булса, ришвәтчелек мондый тизлектә чәчәк ата алмас иде. Әгәр дә табибларыбыз «Ак чәчәкләр»дәге Әбүзәр Гиреевич һәм Гөл-шәһидә кебек, депутатларыбыз Туфан абый Миңнуллин кебек, язучыларыбыз Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев кебек тормышның бөтен дөреслеген ачып бирсәләр, бу мәсьәләдә дә уңай үзгәрешләр булыр, - дип ышанам. Җиргә кеше үзеннән соң матур эз, изге гамәлләр калдыру өчен килә. Яшәгән дәвердә бер-береңнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшәү – тормышның бөтен мәгънәсе түгелмени? Җыйган мал, байлыкны берәүнең дә үзе белән алып китә алганы юк. Ә менә харам мал җыючыга әле башка урында да җавап бирергә туры киләчәген онытмасак иде. Бу - язылмаган закон, ләкин иртәме-соңмы, аңа барыбыз да буйсыначак. Үзең саф, чиста намуслы кеше булсаң, сиңа да кешеләр якты йөз белән карарлар, үрнәк алырлар. Әйдәгез уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәк безнең кулда! Ришвәтчелеккә без «Юк» - дип җавап бирик!
Аэлита Трофимова,
Балтач гимназиясенең 7нче И сыйныфы укучысы
Источник: Администрация
К списку новостей