• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 602 обучающихся/ 602 укучы
У нас учат: 61 учителя/ 61 укытучы

Новости

Ришвәтчелек белән көрәш - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе

Опубликовано: 10.12.2024

Акчага гына корылган тормыш нинди булыр ул? Хәзерге вакытта мин укучы булсам да, төрле чыганаклардан ришвәт турында ишеткәнем бар. Мин ришвәтнең нәрсә икәне турында әниемнән кызыксынып сорадым. Ул миңа ришвәтнең законсыз рәвештә акча үзләштерү икәнлеген аңлатты. Мин бик гаҗәпләндем! Ничек инде кешеләр шундый адым ясый ала?!
Мин үземнең танышларымнан: «Сез ришвәт турында нинди фикердә?» - дип сорарга булдым. Бөтенесе дә ришвәт дөрес әйбер түгел дигән фикердә. Ничек инде шундый юллар белән килгән «пычрак» акчаларны сөенеп кулланып була икән? Ришвәтчелекне ничек җиңеп була соң? Кешеләр кайчан чиста намус белән яши башларлар икән? Акчага гына корылган тормыш нинди булыр ул? Кешеләр үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, ничек шундый юлга баралар икән? Уйлап карасаң, без нинди рәхәт, мул тормышта яшибез. Өйләребез якты һәм җылы, тамагыбыз тук, уңайлы машиналарда йөрибез, матур киенәбез, күңелебез тыныч. Адәм баласына җан тынычлыгыннан да мөһимрәк әйбер юк дип уйлыйм мин. Менә бер мисал. Камил эшкә бик ашыга иде. Ул, иртән торып җыенып, машинага утырып китте. Эшкә барып җитәм дигәндә, аны юл хәрәкәте инспекторлары туктатып, зур тизлектә барган өчен, 5 мең сум штраф түлисе икәнен әйттеләр. Камил, инспектор белән үзара килешеп буласына ышанып, 2 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим итте. Ә инспектор гадел кеше булып чыкты. Ул әлеге «җиңел акчага» ризалашмады. Чөнки ул намусның акчага сатылмавын белә торган кеше булган. Әгәр дә инспектор бу очракта акчага сатылган булса, Камил ишеләрнең киләчәк язмышы бик аянычлы булырга мөмкин бит. Икенче юлы ришвәт белән котылмаслык гамәлләр кылынуы да мөмкин!
Ришвәтчелек белән көрәш - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ришвәтчелеккә каршы барыбыз да бергә эш алып барсак кына, бу проблемага чик куелыр иде дип уйлыйм. Бу эшне һәрберебез үзеннән башларга тиеш. Киләчәк үзебезнең кулларда. Әгәр дә без ришвәтчелеккә каршы көрәшне бүгеннән башламасак, киләчәгебез якты, ышанычлы була алырмы? Уйланыйк һәм дөрес нәтиҗәләр ясыйк!
Илзия Закирова,
Балтач гимназиясенең 6нчы Б сыйныфы укучысы


Источник: Администрация

К списку новостей