• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 602 обучающихся/ 602 укучы
У нас учат: 61 учителя/ 61 укытучы

Новости

Бүген авариядә үлгәннәрне искә алу көне

Опубликовано: 13.11.2024

2005нче елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе юл фаҗигасендә вафат булучыларны искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Шушы дата якынлашкан көннәрдә Балтач гимназиясенең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ инспекторы, участок вәкиле һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге белән берлектә тере коридор булып басып, шоферларны ашыкмаска, тизлекне арттырмаска, юлда кагыйдәләрне үтәп йөрергә чакырдылар. Бүген иртәнге сәгатьләрдә үткәрелгән акциянең төп максаты - юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны тагын бер кат искә алу һәм шулай ук аварияләрнең күп булуына игътибарны юнәлтү. Юл һәлакәтләрендә күбрәк яшьләрнең (15-25 яшь) гомере өзелүе бигрәк тә аяныч.
2024нче елның 10 айлык мәгълүматларына карасак, республика буенча юл-транспорт һәлакәтендә 220 кешенең гомере өзелгән, 16 яшькәчә булган 10 бала вафат булган, 352 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигага илтүче иң төп факторлар булып, тизлекне арттыру, тиешле булмаган җирдә каршы як полосага чыгу һәм спиртлы эчемлекләр куллану тора. Җәяүлеләр белән булган аварияләр дә сагаерга мәҗбүр итә. Кичләрен караңгы бик тиз төшә. Җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру аларның гомерен саклап калу өчен бик тә кирәк. Караңгы вакытта шоферга, кара киемле дә булса, җәяүлене күрүе кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар. Статистика буенча җәяүлене бәрдергән аварияләрдә күбесе караңгы вакытта, җәяүлене күрмәү сәбәпле, килеп чыга.
2017нче елның 1нче июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә 7 яшьлек баланы машинада арткы урындыкта иминлек каешы белән эләктереп йөртергә дә ярый дигән үзгәрешләр керсә дә, баланың куркынычсызлыгы өчен Юл хәрәкәте инспекциясе 12 яшькә кадәр махсус креслода утыртып йөртергә киңәш итә. Ә алдагы урындыкта 12 яшькә кадәр махсус креслога утыртып йөртү мәҗбүри. Юл-транспорт һәлакәте булмасын өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да кагыйдәне төгәл үтәве кирәк. Беребезгә дә якыннарыбызны югалту ачысын татырга язмасын, юлларда исән-имин йөрик, дип хәбәр итә «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева.


Источник: Администрация

К списку новостей