МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 602 обучающихся/ 602 укучы |
У нас учат: | 61 учителя/ 61 укытучы |
Новости
Хөрмәтле районыбыз яшьләре!
Опубликовано: 27.06.2024Сезне күркәм бәйрәм - Россия яшьләре көне белән ихластан котлыйм! Бүген сезнең көн, саф хыялларга уралган яшьлек бәйрәме. Киләчәк алдынгы карашлы, яңа идеяләр белән янып яшәүче, үз алдына куйган максатларын кыюлык белән тормышка ашырырга омтылучы креатив яшьләр кулында. Замана алга барган саен яшь буын алдында яңа мөмкинлекләр ачыла һәм шулардан дөрес файдалану өчен, сездән тырышлык та, җаваплылык та таләп ителә. Сезнең туган төбәгебез, илебез язмышына битараф булмавыгыз, тарихыбызны, гореф-гадәтләрне саклап, хөрмәтләп яшәвегез аерым игътибарга, мактауга лаеклы. Иҗтимагый һәм сәяси тормышта актив катнашуыгыз, үз тәвәккәллелегезне җитештерү өлкәсендә, эшмәкәрлектә, фәндә, мәдәнияттә, укуда һәм спорт юнәлешләрендә дә исбатлап, күркәм нәтиҗәләр белән сөендереп торуыгыз - районыбыз өчен зур горурлык. Сез, яшьләр, акыллылар, талантлылар һәм максатчаннар. Сезнең тормыш башлана гына әле, кулларыгызда күркәм киләчәккә илтүче тормыш дилбегәсе.
Үз- үзегезгә һәм хыял-теләкләрегезне, максатларыгызны чынга ашыруда ныклы ышаныч, уңышлар, имин тормыш һәм өлкәннәр сүзенә дә колак салып, гомер сукмагыннан лаеклы үтүегезне телим. Бәйрәм белән!
Рамил Нотфуллин, Район башлыгы
Источник: Администрация
К списку новостей