МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 602 обучающихся/ 602 укучы |
У нас учат: | 61 учителя/ 61 укытучы |
Новости
Соңгы кыңгырау - 2024
Опубликовано: 25.05.2024Балтач гимназиясендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәме унберләрнең вальсы, башлангычларның самолетиклары, тугызларның җырлары белән күңелләрдә озак сакланыр. Биредә уку алдынгыларын да әлеге күркәм бәйрәмдә бүләкләделәр, спортчылар да бүләкләр алды. Рәлиф Әскаров Бөтенрәсәй күләмендә зур җиңүләргә ирешкән шәкерте Алия Исрафилованы аерым бүләкләп узды. Укытучылар да чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Нәниләр җырлый, шигырь сөйли, чыгарылыш сыйныф егетләре-кызлары чыгыш ясый, шарлар оча, фотосессияләр, оригиналь саубуллашу вальсы, чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына әзерләүче мөхтәрәм укытучылар Елена Юрьевна Панкова белән Венера Әмир кызы Мостафина…
Бар да күтәренке рухта, изге теләктә... Балтач гимназиясе директоры Айгиз әфәнде дә шат, җәмгыятебезгә файдалы булачак шәхесләр әзерли алдылар бит, әти-әниләр чыгышында моның шулай икәнлеге аеруча да чагылыш тапты, чөнки ике әтинең дә чыгышы уку һәм тәрбия өчен сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп коллективына карата тирән рәхмәт хисләренә төренгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та укучылар белән бер рухта тирбәлде, үз чыгышында гимназияне мактауларга күмде, балаларга изге теләкләр теләде, район мәгариф бүлегеннән килгән вәкилебезнең дә изге теләкләре, һичшиксез, чынга ашачак. Бар да әйбәт булачак, бар да шушы бәйрәм кебек матур булачак, тик дөньялар гына тынычлансын, сугыш афәтләре күрмик, булганның кадерен белик, бәйрәм тәэсирләрен күңелләребездән озак җибәрмик.
Источник: Администрация
К списку новостей